Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Биш вакыт намазны бергә җыеп уку дөресме? (СОРАУ-ҖАВАП)

"Үзем мөселман, намаз укыйм. Әмма еш кына намазларымны җыеп (казага калдырып) башкарырга туры килә. Эштә гыйбадәт кылу өчен мөмкинлек юк. Моның хөкеме нинди?" Казанда яшәүче Ренатның соравына башкаланың "Гаилә" мәчете имамы Нуршат хәзрәт Муллагалиев җавап бирә: - Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәтүһ! Намаз - мөселманның иң төп вазифаларының берсе....

"Үзем мөселман, намаз укыйм. Әмма еш кына намазларымны җыеп (казага калдырып) башкарырга туры килә. Эштә гыйбадәт кылу өчен мөмкинлек юк. Моның хөкеме нинди?"
Казанда яшәүче Ренатның соравына башкаланың "Гаилә" мәчете имамы Нуршат хәзрәт Муллагалиев җавап бирә:
- Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәтүһ!
Намаз - мөселманның иң төп вазифаларының берсе. Ул - Аллаһы Тәгалә белән элемтә, Аның белән рухи яктан бәйләп торучы хикмәт. Намаз хакында сөйләгәндә, Коръәндә дә, пәйгамбәребез хәдисләрендә дә, аны катгый рәвештә үз вакытында уку таләп ителә. Намазны үз вакытында уку - иң саваплы эшләрнең берсе булып тора. Намазны вакыты чыккач укысак, аның савабы калмый, бурыч буларак кына өстебездән төшә. Намазны вакытында укымау дингә дә, иманга да зур зәгыйфьлек китерә, чөнки без билгеле бер вакытта Аллаһы Тәгаләне зикер итмибез икән, арабыз суына башлый. Намаз тиешле вакытында укылмагач, аның тәмен дә тоеп булмый. Эштән арып кайткач, автомат рәвештә, берсе артыннан берсен укуның бернинди дә рәхәте, тәме, әҗере калмый. Андый намаз ул инде «галочка» өчен генә. Пәйгамбәребез заманында, аның сәхабәләре (аннан ислам динен кабул иткән кешеләр) ничек намаз укыганын, хәзерге намаз укучылар белән чагыштырып карау да мөмкин түгел. Намазны ничек булса да үз вакытында укырга тырышырга кирәк. Һәр гамәлебездән Аллаһ разый булсын!
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=18509
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев