Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бисмиллалы сабантуй

17 июнь көнне районның Күҗәкә авылында республикага үрнәк буларак тәкъдим ителгән Сабантуй узды - Актаныш мөхтәсибәте каршында балалар өчен эшләгән дини лагерьларның ябылу тантанасы иде ул. Мөхтәрәм кунакларның берсе - Татарстан Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде, авыл мәхәлләсенә дип,...

17 июнь көнне районның Күҗәкә авылында республикага үрнәк буларак тәкъдим ителгән Сабантуй узды - Актаныш мөхтәсибәте каршында балалар өчен эшләгән дини лагерьларның ябылу тантанасы иде ул.
Мөхтәрәм кунакларның берсе - Татарстан Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде, авыл мәхәлләсенә дип, имам Фәнил хәзрәткә "Хозур" нәшриятында басылган китапларны бүләк итте:
- Бүгенге мөбәрәк бәйрәм республика өчен дә яңалык. Балтач мөхтәсибәтендә балаларны күркәм әхлаклы итеп тәрбияләүдә дини тәрбиянең матур үрнәге бар. Бүген Актаныш мөхтәсибәтендә авыл имамнары, җитәкчеләр, өлкәннәр, балалар катнашында үткән Сабантуйны күрергә, үзебез өчен өлге итеп алырга килдек, - диде.
Актаныш мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Төркиядән килгән кунак - Гали хәзрәт белән таныштырды.
- Аллага шөкер, районыбызга инде өченче ел Рамазан ае вакытында Төркиядән имамнар килә, райондашларыбызның дини гыйлемен арттыруда ярдәм итәләр. Быел Гали хәзрәт килде. Ике көн керфек тә какмаган хәзрәтебез балалар белән аралашу, аларны тәрбикләү өчен биредә дә катнаша, - дип таныштырды.
Гали хәзрәт аяти кәримә укыганнан соң, Руслан хәзрәт ил-көнгә тынычлык, иминлек теләп, файдалы гыйлемнәр үзләштерүче балаларны тәбрикләде, Рамазан аен кимчелекләрсез үткәрергә чакырып, тәравих намазының савапларын, тәртипләрен аңлатты.
Район хакимият башлыгы Фаил Камаев исеменнән бәйрәм тәбрикләвен җиткергән район Советы аппарат җитәкчесе Айдар Хәев, Сабантуй иганәчеләре "Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев, Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Хәйбиева бәйрәмдә катнашучы өлкәннәргә дә, балаларга да изге теләкләрен җиткерделәр.
Сабантуйны Чаллы кунагы - ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Илфат Әскәров алып барды. Казан кунагы - автор-башкаручы, дини җырлардан туплап диск чыгаручы, хәләл мәҗлесләр дә алып баручы Ильяс Халиков дини йолаларны чагылдыручы җырлар гөлләмәсе бүләк итте.
- Актанышта Сабантуйда беренча тапкыр. Дини музыканы, әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнә башлагач, үземә дә ачыш ясадым. Безнең бишек җырларыбызның 70 проценты мөнәҗәтләрдән тора икән. Әби-бабайларыбыз шул рәвешле балачактан тәрбияләгәннәр. Дини лагерьлар да шул юнәлештә заманча, яңа алым.
Ике атна дәвамында барган дини лагерьда имам-мөхтәсибнең ярдәмчесе Раушан хәзрәт Хөснетдинов биш авылда балаларга гарәп хәрефләрен, Корьән сүрәләрен, намаз уку тәртипләрен өйрәтте, шөгыльләр уеннар, бәйгеләр белән аралашып барды.
Дини лагерь шәкерте Таһир Фазлыев:"Ярыша-ярыша укыдык, медальләр алдык," - диде. Чуракай кызлары Нәзилә Шәехова, Гөлназ Мостафина, Ләйсән Сәлахова, Инзилә Дәүләтшина да гарәп хәрефләре, догалар өйрәндек, диделәр. Су ташу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек уеннарда оныкларының берсен-берсе узышып катнашуын күзәтеп утырган әти-әниләр, өлкәннәр сөенечләре белән уртаклашып, безгә дә изге теләкләрен җиткерделәр.
Тугызынчы дистәсен түгәрәкләүче, Күҗәкәдә туып, бүгенге көндә Әгерҗедә яшәүче Саҗидә әби Галимова чүлмәк вату уенында катнашып, үз гомеремдә дүртенче тапкыр чүлмәк ватуым, диде. 400 чакрым арадан Актанышта дини бәйрәмнәрнең зурлап билгеләп үтелүен ишетеп кайткан. "Бездә мондый хәлнең булганы юк, шаккатып карап утырам, мәчет-мәдрәсәдә йөрүче шәһәрдәшләремә җиткерәчәкмен," - диде. Сеңлесе Фәния Фәррахова туган авылда төпләнеп калган, бер оныгы үзе янында, улы, килене белән яши. "Балалар догаларны бик тиз отып ала. Өйдә үзем дә кабатлатам," - ди.
Рәмзия Хөрмәтуллинаның каникулга кунакка кайткан оныклары Рәсим белән Розалина йөргән лагерьга. "Күҗәкәдә мәчет ачылганнан бирле һәр елны йөриләр, быел имтихан биреп, Рәсим - өченче, Розалина беренче урын алды, Сабантуйда да һәр уенда катнаштылар, бүләкләр алдылар," - дип сөенече белән уртаклашты.
Ир-атларны, имамнарны, кайткан кунакларны Сабантуйның Рамазан ае башлану алдыннан оештырылуы аеруча сөендергән. Бүген кич җыйнаулашып мәчетләребезгә беренче тәравих намазын укырга барабыз, диделәр. Аештан Рәзиф Гафуров, Түкедән Рафис Хәбиров, яшь вакытта үзләштерү көчле, дип, балаларыбызга дин сабаклары өйрәткән хәзрәтләрбезгә рәхмәт белдерделәр.
Рамазан ае районыбызда изге ният белән, сабыйларыбызны сөендереп, бәйрәм рәвешендә башланып китте. Райондашларыбызга уңайлы шартлар тудыру ниятеннән Җәмигъ мәчете каршында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым чатырлар корылды. Руслан хәзрәт райондашларны ифтар мәҗлесләрендә катнашырга чакырды. Чөнки авыз ачу мәҗлесләрен үткәреп савап алырга теләүче райондашларыбыз күп, ифтарның соң булуы өй шартларында көйсезлекләр дә тудыра. Шуңа мәчеттә быел "Ифтар мәҗлесе өчен" дигән махсус тартмалар булдырылды. Теләге булган һәркем акчалата ярдәм күрсәтә ала, сәдака акчалары җәмәгать белән үтүче ифтар мәҗлесләре өчен тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев