Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәхәс аркасында вертолеттан бер миллионлык машинаны ташлаганнар

19 декабрь көнне Петрозаводск шәһәренең «Пески» аэропортына ике яшь егет гадәти булмаган үтенеч белән килгән. Алар "Mercedes G-Class" иномаркасын ташларга ниятләп, вертолетны арендага алырга булган. Мондый машинаның якынча бәясе - бер миллион сум.

 20 минут очкан өчен 250 мең сум акча түләп, мәскәүлеләр 300 метр биеклеккә күтәрелгән. "Гелендваген"ны каты троска бәйләп куйганнар һәм тиешле югарылыкта аны кискәннәр. Машина, очып китү полосасына эләкмичә, аэропорт территориясенә килеп төшкән.   Мондый гадәти булмаган «краш-тест»ның сәбәбе ир-атларның зур контракт өчен бәхәсе булып чыккан. Пари шартлары буенча, җиңелүчегә шундый кыю юл белән автомобилен юкка чыгарырга туры килгән.   Кайчандыр кыйммәтле машинаның калдыкларын металл чүплегенә алып киткәннәр. 

Автор: Резеда Галикәева 

Тулырак: https://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев