Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бөҗәкләр икеләтә кимегән

Глобаль җылыту аркасында җир йөзенең кайсыбер өлешендә бөҗәкләр саны икеләтә кимегән.

                                                             Бөек Британия тикшеренүчеләре белдерүенчә, глобаль җылыту һәм авыл хуҗалыгы басымы бөтен дөнья буйлап бөҗәкләрнең сизелеп кимүенә китерә. Аларның кайбер төрләренең бөтенләй юкка чыгуы мөмкин. Югары интенсивлы авыл хуҗалыгы һәм сизелерлек җылыту булган районнарда бөҗәкләр саны 49 процентка кимегән. Кеше аягы басмаган урыннар белән чагыштырганда башка төрләр 27 процентка кимегән.
Калифорния университеты галимнәре әйтүенчә, бөҗәкләр популяциясен югалту тирә-як мохиткә генә түгел, кеше сәламәтлегенә һәм азык-төлек хәвефсезлегенә, бигрәк тә үсемлекләрне серкәләндерүчеләрне югалтуга бәйле, зур зыян сала.


                                                             "Без бөҗәкләрнең тирә-як мохиткә, кеше сәламәтлеге һәм иминлеге өчен никадәр мөһим һәм әһәмиятле булуын танырга тиешбез. Күп төрләр җир йөзеннән юкка чыкканчы, без алар өчен тудырган хәвефләрне бетерергә тырышырга тиешбез", -дип чаң кага галимнәр.
АКШта, эре бөҗәкләрнең һава температурасы күтәрелүен авыр кичерүләре сәбәпле, бал кортлары саны кимегән. Күп экосистемаларда сагызаклар бердәнбер серкәләндерүче булып калып килә.
                                                             Ахырзаманга таба җир йөзеннән бал кортлары юкка чыгар, дигән гыйбарә бар. Әллә раска туры килергә әйтәме ул?! Аллаһ сакласын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Табигать