Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘЛАДӘН КОТКАРУЧЫ ҖАЙЛАНМА: Актаныш районында 159 гаиләгә янгынны кисәтү приборы урнаштырылган

Кызганычка каршы, районда аз керемле, күп балалы, гомумән, яшәү шартлары начар булган гаиләләр теркәлеп тора. Бу җайланмалар янгын чыгуны беренче стадиядә ачыкларга ярдәм итәчәк – алар шуның белән игътибарга лаек та инде.

Янгын чыгу куркынычын алдан кисәтү, аның таралуына юл куймау, йортларда, фатирларда яшәүчеләрне искәртүдә автоном  рәвештә янгын турында кисәтү җайланмалары (извещательләр) ярдәмгә килә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча дәүләт идарәсе тарафыннан соңгы елларда балигъ булмаган балалар һәм өлкән яшьтәгеләр яши торган йортларга  аларны урнаштыру аеруча җанлы бара. 

Актаныш районы территориясендә әлеге җайланмаларны урнаштыруда 103нче санлы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре җанлы эш алып бара.

Алар ярдәме белән, республиканың янгынга каршы дәүләт казна учреждениесе, районның социаль яклау бүлеге тарафыннан 159 гаиләгә 636 берәмлек хәбәриткеч урнаштырылган. 


Әлеге янгынны кисәтү җайланмаларының әһәмиятен Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Марат Арсланов та ассызыклый: 


- Янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерү, кагыйдәләрне аңлату максатыннан без һәрдаим рейдлар үткәреп торабыз. Әти-әниләр, балалар белән инструктажлар уздырабыз. Барлык райондашлардан янгын куркынычсызлыгы таләпләренә бик игътибарлы булуларын сорыйбыз. Бүген без урнаштырган  приборлар һәр йортта булырга тиеш. Кызганычка каршы, районда аз керемле, күп балалы, гомумән, яшәү шартлары начар булган гаиләләр теркәлеп тора. Бу җайланмалар  янгын чыгуны беренче стадиядә ачыкларга ярдәм итәчәк – алар шуның белән игътибарга лаек та инде. Ваемсызлык, гади генә  кагыйдәләрне үтәмәү олы фаҗигагә китергән очраклар районда да, республикада да аз түгел. Иң кызганычы, аларда бер гаепсез сабыйлар гомере өзелә. Әти-әниләр бу турыда бервакытта да онытмасыннар иде, - ди Марат Даян улы. 


Инспектор шулай ук җайланманың эшләү тәртибе белән дә тулырак таныштырды. Аның сүзләреннән аңлашылганча,   автономлы янгын турында кисәтү җайланмасы төтен чыгуга эшләп китә – яктылыклы тревога сигналы кабына. Ул түшәмгә беркетелә һәм аз гына төтенгә дә тәэсир итә. Аны махсус оешма гына куя ала дигән сүз юк. Җайланманы теләсә-кайсы кибеттә сатып алырга һәм үзеңә үк урнаштырырга мөмкин.

Ут чыгу турында хәбәр бирүче җиһазлар электр челтәренә тоташтырылмаган, ә аларның батарея корылмасы бер елга кадәр җитә. Кечкенә генә ут чыгу күзәтелгән очракта да, алар, күңелгә ятышсыз яңгыравык тавыш чыгарып, дөньясын онытып йоклаган кешене дә уятачак. Инструкциягә ярашлы, хәбәр итүче оптик-электрон датчиклы камераның әледән-әле тузанын сөртеп торырга кирәк. Янгын турында кисәтүче җайланма сезне һәм якыннарыгызны бәла-казадан коткарып калачак. Аның хакы да кыйммәт түгел - якынча 250 сумнан 900 сумга кадәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев