Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Бүләк алган саен яшәү көчем арта”

III, II дәрәҗә Хезмәт даны ордены кавалеры Миңнегөл Фазлыева "Актаныш таңнары" газетасы редакциясе уздырган лотереяда катнашып, телевизор отты. 2013 елның беренче яртыеллыгы өчен алдан язылып кую аңа шундый шатлыклы хәбәр китереп ирештерде. Сөенече белән без дә уртаклаштык. - Үземне белә-белгәннән бирле район газетасына язылам. Почта килгәнне көтеп алам. Миңа чират...

III, II дәрәҗә Хезмәт даны ордены кавалеры Миңнегөл Фазлыева "Актаныш таңнары" газетасы редакциясе уздырган лотереяда катнашып, телевизор отты. 2013 елның беренче яртыеллыгы өчен алдан язылып кую аңа шундый шатлыклы хәбәр китереп ирештерде. Сөенече белән без дә уртаклаштык.
- Үземне белә-белгәннән бирле район газетасына язылам. Почта килгәнне көтеп алам. Миңа чират тими торса, өйдәгеләр йокларга яткач, газетаны иркенләп укып чыгам. Беренче битеннән башлыйм, бер язманы да калдырмыйм. Укырга бик яратам, - дип, Миңнегөл апа әңгәмәбезне бик оста итеп ялгап та китте.
Миңнегөл Ягъсүп кызының бар хезмәт юлы терлекчелек белән бәйле:
- Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, сарыкчылык фермасына эшкә бардым. Бергә укыган кызлар торф чыгарырга читкә киттеләр. Олырак апалар мине фермада калдырдылар. 1955 ел иде бу. Сарыкчылыкта 1962 елга чаклы эшләдем. Тырыштым, хезмәтемне күрә белделәр. Җитәкчеләр бик яраттылар. Бүләккә икешәр сарык алган елларым да булды. Шулай итеп, хуҗалыкта сарык үрчетеп җибәрдек. Мин әнкәй белән генә яшәдем. Әткәй сугыштан кайтмады. Шуңа күрә укырга китә алмадым. Мине укыткан укытучылар әнкәйгә: "Апа, Миңнегөлне укытмый калдырып, дөрес эшләмәдең. Ул укырга бик сәләтле бала иде", - дигәннәр.
- Миңнегөл апа, үз тормышыгызны да туган авылыгызда корырга насыйп булган икән.
- 1962 елда Дәбир исемле егеткә тормышка чыктым. Шуннан яшәп кителде инде. Башта ике кызыбыз туды. Бу вакытта колхозда төрле эштә йөрдем. Аннары өченчегә улыбыз туды. Шуннан соң 1967 елда кабат терлекчелеккә килдем. Пенсиягә чыкканчы дуңгызчылык тармагында хезмәт куйдым. Иптәшем гомере буе механизатор булды. Көне-төне өйгә кайтып кермәдек диярлек. Эшләдек тә эшләдек. Каенанам бик яхшы кеше иде. Балаларыбызны ул карады, дөньяны ул көтте. Колхозга, авылга читтән эшкә килүчеләргә ашарга пешереп, ашатып-тәрбияләп торды.
- Көнне төнгә ялгап эшләгән кешегә дәүләт тарафыннан игътибар булдымы?
- Булды. 1975 ел иде сыман. Әле ул чагында шәһәрдә дә юк иде мотоцикллар. "Урал" мотоциклы сатып алырга ордер бирделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Б.Ш.Мөхәммәтов иде ул чакта, олы җыелышта бик зурлап тапшырдылар аны. Бүләк биргән саен күңел үсеп китә, һәм мин бик тырышып эшләп тагын икенчесен алдым, шулай бик җыелды ул бүләкләр. Елларны тәмамлаганда ел буе эшләгәнгә сөенә торган бер көн иде инде ул. 1982 ел йомгаклары белән бүләккә "Москвич" машинасы бирделәр. Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медаленә лаек булдым.
Авыл хуҗалыгының авыр тармагы саналган терлекчелектә 15 яшеннән хезмәт куеп, фидакарьлеге белән олы дәүләт бүләкләренә лаек булган, 4 бала тәрбияләп үстергән, Миңнегөл Фазлыеваны мөхәрриятебездә күрүгә, лотереяда уйнатылган иң олы бүләкнең нәкъ менә аңа чыгуына үзебез дә бик шатландык. Аның тормышында сөенечле вакыйгалар тагын да күбрәк булсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев