Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүләк бистәсе мәчетендә

– Бүләк мәчете кырындагы нарат урманындагы Аллаһның мәхлукъ кошлары да, һәр агач яфрагы да тәсбих әйтә кебек тоела, – ди Актаныш авылының Бүләк мәхәлләсендә яшәүчеләр.

2016 елның 18 декабрендә Актаныш авылының Бүләк бистәсендә тарихи вакыйга булды. Эшмәкәрләр көче белән төзелгән Бүләк мәчетендә беренче тапкыр азан яңгырады, өйлә намазы укылды. Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь сөйләде. Мәчетне буш тотмаска киңәш итте, ул мәхәлләгә бәрәкәт-иминлек теләп торачак, диде. Шурада мәчетнең имамы итеп Рәшит хәзрәт Мансуров билгеләнде.

Ачылган көннән башлап мәчеттә өзлексез азан тавышы яңгырый, биш вакыт намаз укыла. Моңлы азан тавышы  бистәдә яшәүче бик күп кешеләрне мәчеткә китерде. Иң куанычлысы: өлкәннәр генә түгел, ә балаларның да мәчеткә йөрүләре.

Биредә һәр эш уйланылган. Балаларга атнаның ике көнендә (шимбә, якшәмбе) Нур хәзрәт Хөсәенов һәм Назыйф хәзрәт Миңнегалиев дин һәм әхлак дәресләре укыттылар. Кич өлкәннәрне Әзһәр хәзрәт Заманов Коръән уку серләренә төшендерде. Мөгаллимнәрнең барысы да мәдрәсә белеменә ия.

Дәресләр бетүгә Рәшит хәзрәтнең хуш исле үлән чәйләре көтә мәчеткә килүчеләрне.  Фарил Нургалиев балаларны яңа пешкән прәннек, баранки, сохари һәм башка тәмле, татлы ризыклары белән сыйлап кына торды.

Һәр каникул чорында мәчеттә балалар өчен мәчет яны лагерьлары эшләп килә. Биредә 20-25 бала ял да итеп, белемнәрен дә ныгыталар. Уен мәйданчыгында балаларның  шат, бәхетле  авазлары яңгырый.

Ата-анага балаларының Аллаһның китабы – Корьән Кәримне кулларына алып укуларын күрүдән дә олы сөенеч була ала микән?! Уку елын йомгаклауга, мәчеттә Корьән уку, әхлак, әдәп, тәжвидкә кагылышлы йомгаклау кичәләре үткәрелә.

Икенче ел мәчеттә тәравих намазлары укыла, ифтар ашлары үткәрелә. Эшмәкәр Фарил Нургалиев  йөздән артык кеше сыешлы палатка кордырып, утын да көйләтте. “Тургай” кафесы пешекчеләренә пешертеп, ризыкларны китереп бирүне дә оештырды. Һәр ифтар ашында 80-120 кеше була, ул Жәмигъ мәчете белән чиратлаштырылып үткәрелә. Биредә эш шулкадәр тәртипкә салынган. Аш үткәрү өчен кизү тору билгеләнгән. Балалар бакчалары, мәктәп, шифаханә хезмәткәрләре үзләренең  кизү көннәрендә татар халкының төрле милли ризыкларын пешереп алып  киләләр. Бу үтә дә жаваплы  эш белән ике ел рәттән Эльвира Миңнегалиева житәкчелек итә. Меню төзү дә аның  җавапчылыгында. Һәр ифтар  ашыннан соң хәзрәтләр вәгазь сөйлиләр. Бар кешегә дә аңлашылсын, ишетелсен өчен Альгинат Гәрәев микрофон көйләде.

Биредә бөтен хуҗалык эшчәнлеге Вәрис Исмәгыйловка йөкләнгән. Җиһаз, савыт-сабалар, уку-язу  әсбапларын булдыру, коммуналь хезмәтләргә түләү – һәммәсен тәртипләп  алып бару да аңа йөкләнгән.

Мәчетнең имамы Рәшит хәзрәт Мансуров халыкның мәчеткә күпләп йөрүенә, яшьләрнең дингә тартылуына сөенә. Ул үзе дә бик төгәл, эшкә  җаваплы. Биредә халык бердәм. Агач утыртасымы, ихата җыештырасымы, чәчәкләр утыртасымы, ярты сүздән аңлап, үзләре эшне оештырып йөриләр.

Илгизәр хәзрәт Шәвәлиевнең тәкъдиме белән төзелгән әлеге мәчет, чын мәгънәсендә, бу бистә халкы өчен бик кирәк булган, халык моны колач җәеп кабул иткән. Биредә яшәүчеләрнең яртысы диярлек җомга намазына килә.

Мәчет ачылганнан бирле  эш  яшендәге хатын-кызларны атнаның һәр чәршәмбесендә Рәмилә Заманова укыта. Беренче елны җыйган төркемдә 23 хатын-кыз Коръән укырга өйрәнде. Икенче елны тагын яңа төркем җыелды. Биредә, күбесенчә, яшь әниләр Коръән укырга өйрәнделәр, өй эшләрен  тәртипләп алып бару серләренә төшенделәр. Хәмидә  Мансурова пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в нең әхлагы, яшәү рәвеше турында дәресләр алып бара. Биредә шулай ук мөгаллимәләр, Дилбәр Гәрәева, Миңния Вәлиева төркемнәрендә белем алдылар.

Нур өстенә нур, ямь өстәп быел шифаханәгә килгән хирург Аззан Хәсән улы мәчеттә белем алучыларны Коръәнне дөрес укырга өйрәтте, кешеләр аңа бик рәхмәтле булдылар.

Мәчеттә белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган, җылы, якты, суы кергән, идәннәре җылытылган. Мәчетнең яшәеше мәхәллә хисабына нигезләнгән. Урыны искиткеч матур. Кырындагы нарат урманы, Аллаһның мәхлукъ кошлары, һәр агач яфрагы   тәсбих әйтәләр биредә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев