Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Болгарга бардык

Иске Айман авылы мәчетенә йөрүчеләрне Болгарга сәяхәткә алып бардылар. Без авылдан чыгып киткәндә көн еламсырап калган, вак яңгыр да сибәли башлаган иде. Аллаһның рәхмәте, Болгар җире безне якты кояшы, җилсез көне белән каршылады. Илүсә исемле бик мөлаем, чибәр, оста итеп сөйләүче экскурсовод безне археология музеена алып керде. Анда археологик табышлар...

Иске Айман авылы мәчетенә йөрүчеләрне Болгарга сәяхәткә алып бардылар. Без авылдан чыгып киткәндә көн еламсырап калган, вак яңгыр да сибәли башлаган иде. Аллаһның рәхмәте, Болгар җире безне якты кояшы, җилсез көне белән каршылады. Илүсә исемле бик мөлаем, чибәр, оста итеп сөйләүче экскурсовод безне археология музеена алып керде. Анда археологик табышлар белән танышып, халкыбызның төрле өлкәләрдә осталыгын күрдек. Истәлек билгесе йортында булдык, Кара Пулатны күрдек. Ак мәчеткә кереп, өйлә намазын укыдылар.
Болгар шәһәре урынында кабат торгызылган барлык биналарны оста, матур итеп эшләгән төзүчеләр эшенә сокландык. Элек тә, хәзер дә татар халкы матур итеп яшәгән, яши.
Болгар шәһәренә экскурсия оештырганы өчен Фәрит хәзрәткә рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә шулай эшне алдан ниятләп, алдан күрә белеп эшләвендә уңышлар телибез.
Шоферыбызга да бик зур рәхмәт. Бик уңай йөртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев