Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БОРЧУ ТУДЫРГАН ТЕМА: Кыскасы, әкренләп “юләрләнә” барабыз

Белгечләр фаразлавынча, психик тайпылышларга бәйле чирләр 2020 елда дөньядагы иң популяр биш авыру исемлегендә булачак. Үзеңне ничек кулда тотарга? Психиатрга кайчан мөрәҗәгать итәргә? Актаныш үзәк хастаханәсе табиб-психиатры Роза Мөхәммәтова белән сөйләштек.

Белгечләр фаразлавынча, психик тайпылышларга бәйле чирләр 2020 елда дөньядагы иң популяр биш авыру исемлегендә булачак. Әкренләп “юләрләнә” барабыз, дигән сүз бу. Үзеңне ничек кулда тотарга? Психиатрга кайчан мөрәҗәгать итәргә? Актаныш үзәк хастаханәсе табиб-психиатры Роза Мөхәммәтова белән сөйләштек. Әңгәмәбезгә соңрак шәфкать туташы Лидия Гайнуллина да кушылды. 

– Психиатрга бару дигәнне безнең халык бик сагаеп, шикләнеп кабул итә. Сезнең һөнәри эшчәнлек нидән гыйбарәт?                                                                                           
– Психиатр хезмәте бик күп кырлы: балаларны да тикшерәбез без, булачак солдатлар да безнең аша үтә, социаль куркыныч саналучы кешеләр дә бездә исәптә тора. Психиатр кешенең психик халәтен өйрәнә. 

– Психологлар, психотерапевт, психиатр – боларның аермасын без аңлап та бетермибез. 
– Педагог-психологлар бар, медик-психологлар бар. Без медпсихологлар белән берлектә эшлибез, әмма Актанышта мондый белгеч юк. Кирәк булганда, авыруларны Чаллыга я Казанга, түләүле табибка җибәрәбез. Аларның үз дәва алымнары. Төрле тестлар аша кешенең интеллектын, акыл үсешен, бәйлелекләрен тикшерәләр. Психотерапевтка депрессия, һәртөрле курку, бәйлелек булганда мөрәҗәгать итәләр. Ул җиңел һәм уртача дәрәҗәдәге психик чирләрне дәвалый. Инде авыру тирәнгә киткән, бары тик дару-препаратлар гына ярдәм итә икән, монысы безнең – психиатрларның даирәсе. 

– Мөрәҗәгать итүчеләр күпме?
– Күп. Кызганыч, саннар артуга таба. Ул кешенең белеменә дә, интеллектына да карамый. Күңел тынычлыгы – олы байлык ул. Озакка сузылган депрессив халәт, психик тайпылышлар килеп чыгып, вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, кеше үзе генә шул халәтеннән арына алмыйча, ахыры фаҗигале тәмамланырга да мөмкин. 

– Авыру үзенең чирле икәнен белмәскә дә мөмкинме? 
– Бик еш шулай була да. Гади генә итеп аңлатсак, кеше табибка килә, әйтик, терпаветка, ә ул авыруны тикшерә, ләкин бер чир дә тапмый. Ә кеше зарларын дәвам итә. Шуннан терапевт авыруны психиатрга җибәрә. Психологик тайпылышлар булганлыгы, гадәттә, шул рәвешле беленә. 

– Андый чирләр нилектән килеп чыга соң? 
– Сәбәпләре күп инде. Нәселдәнлек бик зур роль уйный. Икенчедән, хәзер стресслар күп. Психик травма, психик нагрузка, физик нагрузка зур булса да, организмның көче җитми башлый. Төрле травмалар нәтиҗәсе дә булырга мөмкин. Кеше бик нык авырып китеп, озакка киткән чирдән депрессиягә бирелергә, шуның нәтиҗәсендә тайпылышлар килеп чыгарга мөмкин. Төрле кешенең психикасы төрле бит. Кемдер – оптимист, кемдер – пессимист. 

– Мондый авырулар белән ничек эшлисез?
– Иң элек бу кешенең анамнезын өйрәнәбез. Башыннан ахырына кадәр. Туганда перинаталь имгәнүләр алмаганмы, балачагында нинди чирләре булган, балалар бакчасына йөргәнме, 
мәктәп чоры, нинди хис-кичерешләр белән яши – барысын да өйрәнәбез. Шуннан төп картинаны күзаллыйбыз. Безгә беренче тапкыр ярдәм сорап килгән кеше белән аерым сөйләшеп, аны психологка җибәрәбез – психологик тикшерү дә кирәк. Анннан кайткач, дәва алымы билгеләнә. Амбулатор дәвалау белән генә булмаган очракта, Казанга неврозлар бүлегенә җибәрәбез. Республика клиник психиатрия хастаханәсе каршында эшли ул, аннан куркырга кирәк түгел. Менә әле бер апа рәхмәт әйтеп чыгып китте. Йоклый алмый иде, шунда ятып кайтты, файдасы зур, ди. Күп авырулар йоклый алмый интегә. Яшьлектә психика сыгылмалы – ул стресс, борчуларны җиңелрәк үткәрә, ә картайган саен организм гына түгел, психика да туза. Яшь чакта көлеп-елмаеп кына үткәреп җибәрә торган хәлләрне дә олы кеше авыр кабул итә. Әле өстәп, кайгы-борчулар килсә, психикасының көче кими, йокысызлык килеп чыга, неврозлык, депрессив халәт 
барлыкка килә, кеше үзе белән идарә итә алмый башлый. 

– Андый өлкән кешегә ничек ярдәм итәргә?
– Һәркемнең үз холкы. Шуны аңлап, һәр кешегә аерым якын килү кирәк. Ул нәрсәне кабул итә алмый, нәрсәне авыр кичерә? Кайгы йөрәккә бәрә,  нинди генә киңәш бирсәң, дәва билгеләсәң дә, ул аны барыбер йөрәге аша кичерә. Шуңа, туганнары, якыннары аның нәрсә яратканын, нәрсәне сөймәгәнен белеп, җаена-көенә торырга тиеш. Соңыннан үкенерлек булмасын.  

– Балалар, яшүсмерләргә кагылышлы нинди сораулар белән киләләр сезгә? 
– Балаларның компьютерга бәйлелеге зур хәзер. Аларның барысы да безгә килми, шулай да, ике очрак  булды. Бер егетне хәтта РКПБга кадәр җибәрдек, ул виртуаль дөнья белән генә яши иде. Әйбәтләнеп кайтты, хәзер югары уку йортында укый, соңыннан безгә кабат мөрәҗәгать итмәде. Быел тагын бер очрак булды, баланың әнисе белән сөйләшеп, психологларга җибәрдек. Монда ата-
ананың баласы турында дөреслекне кабул итүе кирәк. Анысы – иң авыры. Менә бу икенче очракта да әнисе улын имтиханнарга әзерләнә, шуңа төннәр буе компьютерда утыра, дип акларга тырыша. Ә бала көздән бирле дәресләргә йөрмәгән. “Юк, ул чирләде, шуңа бармады” – аклыйсы килгәндә, әлбәттә, йөз сәбәп табып була. 

– Социаль куркыныч саналучы кешеләр белән дә эшлибез, дигән идегез. 
– Әйе. Кайчан да булса җинаять кылган кешеләр социаль куркыныч булып санала. Араларында кеше үтереп, 15 ел утырып кайтканнары да бар. Алар бездә исәптә тора, ай саен килеп, билгеләнергә; уколларын, даруларын алып барырга тиешләр. Кайберсе айга бер килеп, күренеп китә, кайберсе бөтенләй килми – аларга үзебез барабыз. Ә кайберсе бездән чыкмый да – мораль ярдәм көтә, безгә бөтен эч серләрен сөйли. Алар социаль авырулар инде: беркемгә – якыннарына да, туганнарына да, хөкүмәткә дә кирәкмиләр. 

– Андый кешеләрне җәмгыять тә кабул итми. 
Сүзгә шәфкать туташы Лидия Гайнуллина кушыла:  
– Шулай шул. Гомумән, безнең бүлек авыруларын күп вакыт кеше итеп тә кабул итмиләр. Бу – псих, димәк, өстеңә сикерә, буа, үтерә, дип уйлыйлар. Тик торганда берәү дә өстеңә сикерми. Алардан кеше көләргә ярата. Әйе, алар эленке-салынкы киенгән, чәчен тарамаган булырга, кычкырып көлеп китәргә мөмкин. Безгә килсәләр, мин аларны чыгып каршы алам. Халык шуны аңламый, нишләп чиратсыз шуны чыгып аласың, диләр. Аларның һәрберсендә диярлек безнең телефоннар бар. Көн-төнме, ялмы – аны карау юк, шалтыратырга мөмкиннәр. 

– Яз-көзләрдә психик чирләр көчәя, диләр? 
– Әйе, эш арта ул вакытта. Бер авыру белән көннәр буе йөргән, Казаннан кайтып кермәгән чаклар була. Социаль куркыныч төркемдәгеләр бигрәк тә карап-күзәтеп кенә тормалы бу чорда. Әле бу язда да ишеттерделәр: А. йөри ди, берне үтерсәм әз булыр микән, икене үтерим микән, дип әйтеп. Полиция участок вәкилләре белән элемтәдә инде без һәрвакыт. 

– Мондый авырулар белән эшләү үзегезнең тормышка да тәэсир итәме?
– Елына бу чирләрнең 3 проценты йога, диләр инде (көләләр). Тәэсир итеп кенә калмый, күңелдә хәвеф, шом, курку йөри. Төрле авырулар бар, эчендә үч, ачу йөрткәннәре дә. Безне саклаучы юк бит. Әле шундый контингент белән эшләүгә карамастан, без тар белгечлек саналабыз, хезмәт хакы да башкалардан аз түләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев