Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Борчылмый гына дөнья бармый

Иске Айман авыл җирлегендә 528 кеше гомер итә. Аларның өчтән ике өлеше - өлкән яшьтәгеләр. Дини йолаларны үтәп, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр биредә. Иске Айман һәм Колын авыллары мәчетләре әхлак тәрбиясе буенча зур гына эшләр башкара. Ике мәчетнең дә имамнары яшь буынның тәрбияле булып үсүен максат итеп куеп, ислам дине кануннарын-йолаларын...

Иске Айман авыл җирлегендә 528 кеше гомер итә. Аларның өчтән ике өлеше - өлкән яшьтәгеләр. Дини йолаларны үтәп, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр биредә. Иске Айман һәм Колын авыллары мәчетләре әхлак тәрбиясе буенча зур гына эшләр башкара. Ике мәчетнең дә имамнары яшь буынның тәрбияле булып үсүен максат итеп куеп, ислам дине кануннарын-йолаларын үтиләр. Аеруча, 2004 елда ачылган Колын авылы мәчетен матди яктан кайгыртып торучы Мостафиннар гаиләсенә барлык авылдашлары да зур рәхмәтле.
Үзара салым акчасына кагылышлы сораулар һәр җирлектә дә диярлек күтәрелми калмый. Иске Айман да искәрмә булып калмады. Бу көнне биредә районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин да халык алдында чыгыш ясады. Үзара салымга кагылышлы фикере аның шундый булды:
- Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә безгә нигъмәтләрен биреп тора. Халык өчен борчылу белдерәсез икән, бу мәсьәләне хәл итүдә Раббыбыз мөмкинлеген бирә. Авылның төзеклегенә тотыласы үзара салым акчасын да жәлләбрәк торабыз. Арабызда мохтаҗлар да бардыр, алар өчен шушы үзара салым акчасын үз кесәсеннән түләүче башка берәү табылса, ул Аллаһы Тәгалә каршында зур әҗер-савапка ирешәчәк. Чөнки, күргәнебезчә, бу акчалар халык мәнфәгатен күздә тотып, изге эшләргә - юлларны, зиратларны ныгытуга тотыла.
Эшче көчләргә килгәндә, социаль объектлардан тыш, искеайманлылар "Әнәк" агрофирмасында һәм Нур Баян исемендәге хуҗалыкта хезмәт куялар.
Өч авылга бер мәдәният йорты хезмәт күрсәтә. Ул җәмәгать үзәге бинасында урнашкан, җылы, якты. Иске Айман, Колын һәм Чиялектә бер фельдшер медицина хезмәте күрсәтә. Пучы участок хастаханәсенең якын булуы җирлек кешеләре өчен уңайлы.
Моңа кадәр Иске Айманда - 2, Колында 1 кибет эшләгән, хәзер Колындагысы ябылган. Бу хәл белән килешеп бетмәсәләр дә, бу авылда кибет тотарга теләүчеләр генә юк. Автокибет йөртеп булмасмы, дип тә мәсьәләнең чишелешен уйлашалар.
- Авылда әкренләп электрон хуҗалык кенәгәсе гамәлгә кереп бара. Анда шәхси хуҗалыклардагы маллар исәбе дә күрсәтелә. Савым сыерларын берничә яшь гаилә күпләп асрый, шуңа күрә җирлектә мөгезле эре терлек санының кимүе сизелми. 3 һәм аннан да күбрәк сыер асраган 12 гаилә исәпләнә, арада 17 баш савым сыеры тотканнары да бар. Печән сатып алырга мөмкинлек җитәрлек. Шәхси хуҗалыкларга табыш алырга булышучы дәүләт программалары эшләп тора, шуңа карамастан зур суммада кредитлар алып, югары технологияле гаилә фермалары төзүчеләр бездә әлегә юк. Мини-ферма өчен субсидия алучылар күренә башлады, - ди Иске Айман авыл җирлеге башлыгы Мулланур Кашапов.
Җирлектә 45 инвалид исәптә тора, шуларның 5есе генә социаль ярдәм ала, калганнары социаль ярдәмнән баш тарткан. Социаль ярдәмнән файдалануның өстенлекләрен санап чыгып, аларны да бушлай дару алу хокукын кулланырга чакырдылар. Бу хакта матбугат чараларында да еш яктыртыла.
28 укучы мәктәптә белем ала. Укыту учреждениесенең торышы яхшы, тик Иске Айман балалар бакчасы бинасына ремонт кирәк. Анда 10 бала тәрбияләнә. Яшьләр дә, балалар да үз төбәкләре белән горурланып үсәргә, туган авыллары, газиз әти-әниләре, якыннары турында кайгыртып яшәргә бурычлылар. Мондый хис-тойгы бары тик туган төбәктә генә тәрбияләнә ала.
Иске Айман җирлегеннән кергән сорау-тәкъдимнәр, әлбәттә, юктан барлыкка килмәгән. Барысы да - яшәешне яхшырту максатыннан:
- Колын авылына кибет кирәк.
- Авыл урамнарын яктыртуны көйләп бетерәсе иде.
- Җирлегебездә интернет әкрен эшли, сәбәбе нәрсәдә?
- Социаль ярдәмнән файдаланучы инвалидларны яхшы дарулар белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасын иде.
- Пучы ягында машина көтеп торган юлда павильон бар. Халыкка ышыкланырга уңайлырак итеп, аның урынын күчереп булмыймы?
Руслан хәзрәтнең сүзләре белән язманы төгәллисе килә:
- Безнең мәчетләребезнең дә эче-тышы нурлы булырга тиеш, аның хәлен белеп, җомга намазларын җәмәгать белән укып, Раббыбыз каршындагы вазифаларыбызны да үтәп яшәсәк иде. Без дөнья өчен генә зарланабыз, әле бит ахирәт тормышы бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.с. өммәтенә Аллаһы Тәгалә бик күп мөмкинлекләр биргән. Безгә шушы кыска гына гомердә күбрәк саваплы гамәлләр кылырга тырышырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев