Актаныш

Борынгы китапларны җыябыз

Милләтебезнең данлы тарихы бар. Халкыбыз зыялы, укымышлы шәхесләре белән горурлана ала. Татар халкы укый-яза белүе, гыйлемле, эшкә оста булуы белән гомер-гомергә аерылып торган. Мәчет-мәдрәсәләр халыкка аң-белем тарату үзәге булган. Төрки татар халкы, мәдәниятле һәм белемгә омтылучан халык буларак, борынгы заманнардан ук үзләренең дәүләтләренә һәм язу мәдәниятенә ия булган. Ислам динен...

Милләтебезнең данлы тарихы бар. Халкыбыз зыялы, укымышлы шәхесләре белән горурлана ала. Татар халкы укый-яза белүе, гыйлемле, эшкә оста булуы белән гомер-гомергә аерылып торган. Мәчет-мәдрәсәләр халыкка аң-белем тарату үзәге булган.
Төрки татар халкы, мәдәниятле һәм белемгә омтылучан халык буларак, борынгы заманнардан ук үзләренең дәүләтләренә һәм язу мәдәниятенә ия булган. Ислам динен кабул иткәнче рун, туран язмаларын гамәлдә йөрткәннәр. Ислам динен кабул итү белән, Идел буе болгарлары гарәп әлифбасын үзләштерә башлый. Ә ислам дине рәсмиләштерелгәч, гарәп әлифбасы татар милли әлифбасы булып кабул ителә.
Татар теленең күп гасырларга сузылган язма тарихы һәм аның иң әһәмиятле дәвере мең елдан артык хезмәт иткән гарәп графикасына бәйле. Мөселман дөньясында гарәп теле дин, фән, мәдәният теле рәвешендә киң кулланыла. Октябрь инкыйлабына кадәрге чорда татар дөньясында гарәп-фарсы телләрен белү, бу телләрдә әдәби-гыйльми китапларны уку гадәти күренеш була. Татар милли әдәби теле гарәп графикасы нигезендә формалашкан. Бу әдәби телдә күп санлы матур әдәбият әсәрләре тудырылган, гыйльми хезмәтләр, рәсми дәүләт документлары һәм дини эчтәлектәге китаплар язылган.
Гарәп әлифбасы мөселман дөньясының гарәп телле булмаган халыклар арасында берләштерү чыганагы булып та хезмәт иткән. Бигрәк тә төрки халыклар арасында, бер әлифба буларак, уртак әдәби әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек биргән. Шулай ук гарәп язуы мөселман халыкларының үзара мәдәни, әдәби яктан якынаюына сәбәп булган. Мәхмүт Кашгарый, Хуҗа Әхмәт Ясәви, Сәиф Сараи һ.б. шәхесләрнең хезмәтләре уртак төрки-татар мирасы булып карала.
Мең ел дәвамында төрки-татар әлифбасы камилләшү үзгәрешләрен кичерә. Шартлы рәвештә бу үзгәрешләр дүрт чорга бүлеп карала:
1. Борынгы чор 922-1445 еллар,
2. Кадими чор 1445-1883 еллар,
3. Җәдиди чор 1883-1923 еллар,
4. Яңа имля (Совет чоры) 1923-1928 еллар.
Татар теленең мирасы булып калган гарәп хәрефенә нигезләнгән татар әлифбасы - иске имля язуы дип атала.
Октябрь инкыйлабыннан соң гарәп графикасы белән язылган язулар дин белән бәйле дип күпләп юк ителә.
Әмма, фидакарь җаннар, әби-бабайларыбыз, аларның уллары һәм кызлары бу мирасны яшереп саклаган. Кайберләре безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Төрле китаплар, кулъязмалар, фронттан "иске имля" белән язылган хатларны саклаучылар бар. Алар арасында 1346 елларда ук басылып, кулдан күчереп язылган "Пәйгамбәрләр тарихы", Кол Галинең халкыбызга әхлак тәрбиясе биргән, елаткан, юаткан "Йосыф китабы" һәм башкалар бар.
Иске имля белән язылган язулар халкыбызның үткәне, хәтере. Ул - безгә бүгенге буынга килеп җиткән кадерле ядкарь.
Хөрмәтле райондашлар, үзегезнең гаиләләрегездә сакланучы шундый китапларны өйрәнү, мөмкин булганнарын реставрацияләү һәм саклау өчен Актаныш Җәмигъ мәчетенә тапшырсагыз, бик рәхмәтле булыр идек. Ерак авыллар үз җирлегендәге мәчетләргә дә тапшыра ала. Китапларның нинди хәлдә булуы әһәмиятле түгел. Тапшырганда исем-фамилия, адрес һәм кемнән мирас булып калуы язылса, яхшы булыр. Шулай ук сугыш чорында фронттан "иске имля" белән язылган хатлар булса да ярый.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Үткәнебезне онытмыйк. Кылган гамәлләребез әби-бабаларыбыз рухына дога булып барсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: