БӨТЕН ӨМЕТ ЯШЛЬЛӘРДӘ!
Бөтендөнья татар яшьләре форумы нәтиҗәләре!
Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды, анда 30 илдән һәм Рәсәйнең 60 төбәгеннән 1000 артык делегат катнашты. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татар яшьләре форумы һәм ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырылды. Форум ике елга бер тапкыр үткәрелә. Димәк, чираттагысы 2020 елда узачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашу мөмкинлегенә күпләр ия була ала. Аңа делегат булып Татар телен камил белүче иң актив яшьләр бара.
“Әгәр милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан”, – дип язып калдырган Туфан ага Миңнуллин. Әйе, чынлап та, безнең киләчәк үзебезнең кулларда. Авыллардан шәһәргә юл тотып, бөтенләй “урыслашып”, татар булуыннан оялып, вата-җимерә русча сөйләшергә тырышкан яшьләр заманы хәзер. Ата-бабаларыбыз мирас итеп калдырган гореф-гадәтләребезне, чын хәзинәгә әверелеп баручы телебезне күрә торып үзебез үтерәбез түгелме?
Мин, чиста татар гимназиясендә балаларга татар теле һәм әдәбияты буенча дәресләр алып баручы чын мөселман кызы булсам да, күптән түгел мәркәзебездә узган Татар яшьләре форумының барлыгы турында, аның дөньякүләм колач җәйгәнлеге турында әле белми идем. Гомумән, анда барып кайтканнан соң көндәлек тормышта да “форумга кадәр” һәм “форумнан соң” дип сөйләргә гадәтләндем. “Милләтем, телем” дип җан атып яшәсәм дә, балаларга да кече яшьтән үк шуны сеңдерергә тырышсам да, үзем кебек үк меңәрләгән фикердәшләрем булуы иңнәремә канат куйды, илһам бирде, күңелемдә әле бик озакка җитәчәк уңай тәэсирләр калдырды. Чөнки ул халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роленә юнәлтелгән иде.
Кытай, Германия, Англия, Бөекбритания, Канада һ.б бик күп илләрнең татар яшьләрен үзенә җыйган әлеге форум Иске Татар бистәсенә экскурсия белән башланып китте. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар, пленар утырышлар, “Проектлар аллеясе”, дискуссион мәйданчыклар да оештырылды. Һәрбер делегат үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба алды, татар милләтенең киләчәге турында бәхәсләр дә, тәкъдимнәр дә күп булды. “Калеб” кичәсендә исә татар биюенең килеп чыгышы, тарихы, бүгенге көндәге халәте беркемне дә битараф калдырмады. Форумның соңгы көннәре дә вакыйгаларга искиткеч бай иде. Делегатлар составында Изге Болгар җиренә сәяхәт кылдык, Арча шәһәрендә махсус оештырылган Сабантуй бәйрәмендә катнаштык.
Җыенның соңгы көнендә күренекле “Печән базары” фестивалендә катнашу мөмкинлеге дә тудырылган иде безгә. Монда йөргән һәркем татар булуы белән горурланып, шушы милләт баласы булуы белән тәэсирләнеп йөргәндер, мөгаен. Татар халкының элек-электән кул эшенә бик оста булганлыгы мәгълүм. Кулдан эшләнгән, төрледән-төрле бизәкләр чигелгән калфак-кәләпүшләр, алка-чулпылар, читек-кәвешләр форумга килгән делегатларга ияреп дөньяның төрле почмакларына таралуы күңелне җылыта. Димәк, татар теленә, милләтенә, мәдәниятенә тугры булганнар күп, һәм алар телебезне яшәтәчәк!
Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразыев та әлеге җыенда яшьләргә үзенең үгет-нәсыйхәтен әйтте: “Бөтен өмет яшьләрдә. Форумның төп максаты – форумга килгән кешеләрнең татар мохитендә булуы. Безгә күп идеяләр кирәк, аларны сездән, яшьләрдән алырга була”, – диде ул. Татар яшьләре форумы рәисе итеп быел да бертавыштан Тәбрис Яруллин сайланды. Форум рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов исә яшь буын җилкәсендә татар сыйныфларын торгызу бурычы булуын ассызыклады. “Безне бүген милли мәгариф кенә коткарып кала ала. Һәрбер алга киткән илдә дә милли мәктәпләр бар. Дәүләтнең ярдәме булса гына милли мәктәп торгызыла ала. Ачык университет булдыру идеясе белән дә янабыз без. Татар телендә югары белем бирә торган методик үзәк булдыру да шарт. Боларны барлыкка китерсәк, Татарстанның киләчәге булыр иде”, – дип нәтиҗә ясады ул.
Ни гаҗәп, Татар яшьләре форумында иң сөендергәне – төрле илләрдән җыелган яшьләрнең үзара чиста татар телендә аралашуы булды. Форум – дуслык җыены, дип әйтсәк һич ялгыш булмас. Эшлекле сөйләшүләр вакытында яныңда утырган егет-кызларның саф татарча сөйләшүләре күңелгә май булып ята, алай гына да түгел, алар, син уйлаганча, күрше Мөслим, Сарман районыннан түгел, ә Бөекбритания, Германиядә эшләп килүче төрле яшьләр берләшмәләренең әгъзалары булып чыга. Хәтта Канада иленнән килгән бер татар делегаты тумышы белән Казаннан булуын, ләкин балачакта рус мәктәбендә белем алып, русча тәрбия алуын, бары тик чит илгә күчеп киткәч кенә, башка милләттәшләребез тәэсирендә татар телен үзлегеннән өйрәнүен белдерде. Димәк, һәр гаиләдә татар мохите тудыра алсак, балаларыбызга татар мәдәниятенә, татар теленә карата мәхәббәт тәрбияли алсак кына, туган иленә хезмәт итәрдәй милләтпәрвәр улларыбыз һәм кызларыбыз безне якты киләчәккә алып барыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев