Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

57 нче бистәдә .... боз кузгалды

Актанышның 57 нче бистәсендә Химиклар урамында яшим мин. Безнең торган җиребез төзекләндерелә, яшәү шартлары яхшыра. Бу эшләрнең күбесе үзара салым акчасына башкарыла башлады. Димәк, боз кузгалды. Авыл җирлеге башлыгы булып Альберт Тимеров эшли башлагач, аның эш урынына бардым. Кабул итмәс, анда минем кайгым юктыр дип уйлаган идем. Ләкин ул җылы...

Актанышның 57 нче бистәсендә Химиклар урамында яшим мин. Безнең торган җиребез төзекләндерелә, яшәү шартлары яхшыра. Бу эшләрнең күбесе үзара салым акчасына башкарыла башлады. Димәк, боз кузгалды.
Авыл җирлеге башлыгы булып Альберт Тимеров эшли башлагач, аның эш урынына бардым. Кабул итмәс, анда минем кайгым юктыр дип уйлаган идем. Ләкин ул җылы мөгамәлә күрсәтте. Кешене тыңлый, аңлый торган, аралашучан кеше булып чыкты. Иң мөһиме: әйткән сүзен җилгә очырмый, вәгъдәсен үти, шул ук вакытта әдәпле, белемле булуы белән дә җәлеп итте.
Без җәяүлеләр йөри торган тротуарларны ныгыту, баганалардагы лампочкалар янмаган урыннарны карап, урамнарны яктырту, автобус тукталышлары турында сөйләштек. Шәхси мәсьәлә белән түгел, җәмәгатьчелекне борчыган проблемалар, бигрәк тә 57нче бистәне төзекләндерү кирәклеге турында мөрәҗәгать иттем. Актаныш авыл җирлеге Советында халыктан кергән үзара салым акчасына шактый эшләр планлаштырылганын белдем. Чөнки бу акчалар дәүләттән 4 мәртәбәгә арттырып кайтарыла.
Шушы үзара салым акчасына урамыбыз яктыртылды. Яңа балалар бакчасы яныннан башлап тротуар җәелде. Без бик рәхмәтле. Балаларга да, зурларга да йөрергә уңайлы. Һава торышы үзгәрү сәбәпле, башланган эшләр әлегә төгәлләнеп бетмәде. Киләсе җәйдә дәвам итәр, озакламый автобус тукталышлары да ышык түбәле булыр, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев