Реклама
Боздан сын ясаучы скульпторлар арасында да бәйге игълан ителгән иде. Иске Байсардан Энгельс Хәбиев, ат сыны ясап, 1 урынга лаек дип табылды. Әлеге җирлектән Әхәт Хәбиев - 2, Актаныштан Алмаз Фазлыев 3 урында. Аларга вәгъдә ителгән бүләкләр тапшырылды. Шулай ук бу бәйгедә катнашкан Айрат Сәрвәров, Булат Шәйхразыев та акчалата бүләкләнделәр.