Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәрелмим дип юл читенә төшеп киткән

Бүген, 13 май көнне Актаныш-Кәзкәй юлының 4 нче километрында юл-транспорт һәләкәте теркәлде.

Трактор да, җиңел машина да бер юнәлештә – Кәзкәйгә таба юл тоталар. Җиңел автомобиль, алдан барган К-744 тракторының ДНСка таба борылуын күрми калып, аны узу нияте белән зур тизлектә каршы як юлга чыга, әмма җитешә алмый һәм тракторга бераз тиеп китеп юл астына төшеп китә.

undefined

“Борылыр дип уйламадаым, сигналын да күрмәдем. Узам дигәндә кинәт каршыга чыкты” ди машина йөртүчесе. Ул зыян күрмәгән, саклык каешын таккан була, ә аның пассажиры, әлеге саклык чараларына битараф калу сәбәпле ашыгыч рәвештә БСМПга озатыла. Трактор йөртүчесе, үз чиратында “поворотник”ларын кушып, юл йөрү кагыйдәләрен бозмый хәрәкәт итүен ассызыклады.

Әлеге юл киселешендә өзлексез юл тамгасы булуын да исәпкә алырга кирәктер. Ягъни җиңел автомобиль узу нияте белән каршы як юл хәрәкәтенә чыгарга тиеш булмаган. Әлбәттә, боларның барсын әда ЮХИДИ хезмәткәрләре хәл итәр.

Юлларда трактор һәм башка күәтле техника еш очрый торган чак хәзер. Сак булыгыз. Юл хаталарны кичерми.

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев