Актаныш

БРИФИНГТА – СОЦИАЛЬ ТЕМА: телевизор карау һәм сәламәтлек

2019 елның 14 октябреннән Актаныш районы халкы цифрлы телевидение карауга күчә. Аналог телевидение күрсәтүдән туктаячак.

Сишәмбе брифингында әлеге бик тә актуаль булган темага район җитәкчелеге һәм авыл җирлеге башлыклары белән ачыктан-ачык сөйләшү булды.


Цифрлы телевидениене аналогтан ничек аерырга?

Әгәр телевизорыгызның бер почмагында, мәсәлән, “Беренче канал”, “Россия”, “НТВ”, “Бишенче” каналларда, А хәрефе язылса, димәк, сез аналог телевидениесен карыйсыз. Районда 4200 хуҗалыкта кабельле телевидение күрсәтә, шулай ук ай-пи, спутник телевидениене караучылар күп. Соңгыларында цифрлы телевидениегә күчү проблемасы юк. Район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров авыл җирлеге башлыкларына бүген аналог телевидениесе караучы хуҗалыкларны ачыклап, исемлекләрен булдырырга кушты. Аналог телевидениесен караучыларга цифрлы телевидениегә күчү өчен махсус приставка сатып алырга кирәк. Приставка сатуга чыкты. Аны почта элемтәсе үзәгеннән, электрон товарлар сатыла торган кибетләрдән алырга була. 

Приставка алырга дәүләт ярдәм итә

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, приставка өчен, җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан артмаган күпбалалы яки инвалид бала тәрбияләгән гаиләләргә социаль яклау бүлеге аша 1000 сум күләмендә компенсация түләнүен хәбәр итте (яшәү минимумы 9407 сум-авт.). Шулай ук 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионер инвалид гаиләсенә компенсация каралган. Бу очракта җан башына керем 20000 сумнан артмаска тиеш. Бүген Актаныш районында яшәүче 15 граждан, социаль яклау бүлегенә приставка сатып алган касса чегы һәм паспорт белән компенсация сорап мөрәҗәгать иткән, акча алуга ирешкән. 

Аналог телевидение тулысынча сүнми

Электр элемтәсе үзәге җитәкчесе Ринат Хәернасов:
–14 октябрьдән районда 2 мультиплекс, 20 канал, цифрлы телевидение кала. Безгә килеп ирешкән соңгы хәбәрдән аңлашылганча, аналог телевидение тулысынча сүнми. Аналог форматта ТНВ һәм район телевидениесе күрсәтүен дәвам итә, шулай ук җирле телевидениене ай-пи тв аша карап була һәм озакламый күпфатирлы йортларда яшәүчеләр яңарак кертелгән кабельле телевидение аша карый алачаклар. Яңа сатып алынган телевизорларның барысы да ДВП-Т2 стандартындагы цифрлы телевидениедәге каналларны тота. 

   Волонтерлар кирәк

Приставкаларны сатып алу гына түгел, дөрес итеп тоташтырырга да кирәк бит әле. Махсус хезмәтләр приставка тоташтыруга хәйран гына сумма сорый. Мәсәлән, белгеч чакырту – 600 сум, тоташтыру-300 сум, абонент яшәгән йорттан 3 метр биеклеккә кадәр приставка урнаштыру – 2000 сум, 3 метрдан биеккәрәк – 4900 сум, балконда яки бина эчендә – 1000 сум.


Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова бу проблеманы волонтерлар ярдәме белән бушлай чишеп була, диде. Шунысы бар, районда волонтерлар хәрәкәте юк дәрәҗәсендә. Совет чорындагы тимурчылар отряды үсеш алмады, югалды. Рәйхан Филүс кызы, җирлек башлыкларына авылдагы мәктәп укучылары, заманча технологияләрдән оста файдаланучы яшь укытучылар, студентлар командасы иске форматтагы телевизорлары булганнарга приставкаларын тоташтырса, бик яхшы булыр, дигән тәкъдимен җиткерде. Цифрлы телевидениегә күчү турындагы сорауларыгыз бар икән, кайнар линия – 
8 800 222 87 16 телефонына чылтыратып җавап таба аласыз. 

“Демография” проекты гамәлгә керә

Россия Федерациясе регионнарында 12 программаны колачлаучы “Милли проектлар” эшләп килә. Аның берсе – беренче сентябрьдән гамәлгә керүче “Демография” программасы. Ул 65 яшьтән өлкәнрәк затларны һәм инвалидларны районның ерак торак пунктларыннан медицина оешмаларына илтү өчен, шул исәптән аерым социаль әһәмияте булган йогышсыз авыруларны ачыклау уңаеннан диспансерлаштыру һәм скрининглар үткәрү өчен файдаланыла. 

“Демография” өчен –“LADA-LARGUS” 

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева бу программа кысаларында 29 август көнне районга 5 урынлы “LADA-LARGUS” автомобиле кайтачагын хәбәр итте. Бер урыны – кресло-колясканыкы, аз хәрәкәтләнүче инвалид кешеләр өчен тәгаенләнгән. Сентябрь-декабрь айларында 696 кеше сәламәтлеген тикшерү өчен поликлиникаларга алып барылачак. 65 яше тулган инвалидлар, ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәр бу ярдәмнән файдалана. 1 сентябрь – ял көне, 2 сентябрь, дүшәмбедән, иртәнге 7 сәгатьтә автомобиль юлга чыга. 

Биш төрле тикшерүгә әзер бул

ТР Сәламәтлек саклау һәм Хезмәт һәм мәшгульлек, халыкны эш белән тәэмин итү министрлыкларының махсус боерыклары нигезендә “Демография” проекты тормышка ашырыла. Актаныш районы үзәк хастаханәсе, 3 амбулатория, участок хастаханәсе һәм авыллардагы ФАПлар әлеге эшкә җәлеп ителә. Үзәк хастаханә баш табибы Айдар Хәев, тикшерү өчен график төзелгәнлеген әйтте: ”Сентябрь аенда –162, октябрьдә –188, ноябрьдә –174, декабрьдә –172 өлкән яшьтәгеләрне тикшерү күздә тотыла. Исемлекне, үзенә беркетелгән җирлектәге халыкны күздән кичереп, гомумгамәли табиблар һәм авыл фельдшерлары формалаштыра”. Гомум кан анализы алу, ЭКГ үткәрү, хатын-кызлар өчен гинекологка күренү, ике елга бер тапкыр флюорография үткәрү, колоноскопия үткәреп кан анализын тикшерү аша сәламәтлек дәрәҗәсе ачыклана. Программада эш барышына аерым таләпләр куелган: 8 сәгатьлек эш көнендә машина 135 чакрым гына юл үтеп, 16 кешегә хезмәт күрсәтергә тиеш. Сәламәтлегендә тайпылышлар булганда пациент янә табибка чакырыла һәм дәва билгеләнә. Өлкәннәр өчен машинаны көтү урыны ФАП, ә авыр хәрәкәтләнә торганнарны өеннән үк барып алу оештырыла. Килеп җитүгә хастаханә хезмәткәрләре каршы ала, 1,5 сәгать эчендә тикшерү үткәрелә, бу арада машина икенче авылга юл тота һәм тагын 4 кешене хастаханәгә алып килә. Тикшерелгәннәрен  кире авылга кайтарып куя. 2 сентябрьдә Пучы участок хастаханәсендә Пучы,  Айман, Колын, Чәчер авылларында яшәүчеләр өчен беренче тикшерү үткәрелә. 

Районда булмаса,Чаллыдан киләләр

“Сәламәтлек” милли проекты кысаларында 2-3 сентябрьдә Пучыга Чаллы шәһәреннән Мобиль поликлиника килә. Түке, Зөбәер, Киров, Качкын, Усы авылы халкын кардиолог, кан тамырлары хирургы, невролог, уролог, оториноларинголог (ЛОР-табиб) караячак. Мобиль поликлиника 4, 5, 6 сентябрьдә район үзәгендә эшләячәк.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: