Актаныш

Бриллиант туй бик азларга насыйптыр

Авыл урамнары кышкы тынлыкка чумган. Өй түбәләреннән күтәрелгән төтен баганалары гына биредә яшәеш барлыгын сиздерә. Ә өй эчләрендә тормыш кайный. Түмерҗә авылында яшәүче Фәридә апа чәй табыны әзерләп, Мирзәрифен чәйгә дәшә. Шулай парлашып яшәүләргә ни җитә дип шөкрана кыла. Менә иңне-иңгә куеп яши башлауларына да 60 ел тулган. Гомер дигәнең...

Авыл урамнары кышкы тынлыкка чумган. Өй түбәләреннән күтәрелгән төтен баганалары гына биредә яшәеш барлыгын сиздерә. Ә өй эчләрендә тормыш кайный. Түмерҗә авылында яшәүче Фәридә апа чәй табыны әзерләп, Мирзәрифен чәйгә дәшә. Шулай парлашып яшәүләргә ни җитә дип шөкрана кыла.
Менә иңне-иңгә куеп яши башлауларына да 60 ел тулган. Гомер дигәнең туктап тормый. Әле кайчан гына ут чәчеп торган егет белән кыз иде алар. Инде чәчләре чаларган, бит-кулларына җыерчыклар кунган әби белән бабайга әйләнделәр. Тик бер-берсенә булган мәхәббәт хисләре сүнмәде-сүрелмәде. Һаман да шул унсигездәге кебек дөрләп яна бирә. Бәлки, балачактан ук бер авылда туып-үсү дә, язмышларының бер-берсенә охшашлыгы да тәэсир иткәндер.
Хәдичә апа белән Мирзанур абый Мирзануровларның дүрт балалы гаиләсендә өченче булып туган Мирзәриф тә, Закирә апа белән Таҗимәрдән абый Шәйгәрдәновларның өч балалы гаиләсендә беренче булып туган Фәридә дә балачактан ук эшкә нык булып үсәләр. Яшьтәшләре кебек үк, аларга да сугыш чорының авыр шаукымы кагыла. Икесенең дә әтиләре яу кырында хәбәрсез югала. Балаларны аякка бастыру әниләре җилкәсенә төшә. Башка балалар белән рәттән, Мирзәриф белән Фәридә дә басуда эшлиләр, фермага да барып булышалар. Көчем җитми дигән төшенчәне сугыш чоры балалары бөтенләй белми дә.
Нинди генә авыр вакытлар булмасын, яшь күңелне бер нәрсә дә тыя алмый. Яшьләр арасында кабынган мәхәббәт хисләре нәтиҗәсендә 1955 елның 15 декабрендә Мирзануровлар гаиләсенә нигез салына. Шул көнне кабынган учак менә 60 ел инде дөрләп яна. Тормыш булгач, билгеле, авырлыклары да, сынаулары да булмый калмый. Тик ике йөрәк аны бергә җиңә килә.
Өйдә генә түгел, хезмәттә дә гел бергә була алар. Икесе дә колхозда, терлекчелектә хезмәт куя. Сарыклар карыйлар. Исемнәре алдынгылар рәтеннән төшми. Уртак максатлар нәтиҗәсендә уңышларга ирешәләр. Яхшы эшләгәннәре өчен ял йортларына юлламалар белән бүләкләнәләр. Күп сандагы мактау кәгазьләре дә тырыш хезмәтләре хакында сөйли. Мирзәриф абый "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә дә, лаеклы ялга чыгар алдыннан атказанган колхозчы исеменә дә лаек була. Фәридә апаның исеме хуҗалыкның Кызыл китабына кертелә.
Хуҗалык эшендә генә түгел, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша алар. Фәридә апа район Советы депутаты да, суд утырышчысы да, авыл Советы депутаты да булып тора.
Мирзануровлар дүрт балага гомер бирә. Аларны тәртипле, хезмәт сөючән итеп тәрбияләргә омтыла. Булганына шөкер итеп, тормыштан канәгать булып яшәгәндә, язмышның авыр сынавы әлеге гаиләне дә читләтеп үтми. Бер-бер артлы ике балалары гүр иясе була. Әти-әни өчен моннан да олырак хәсрәтнең булуы мөмкин түгелдер. Инде сындык дигәндә, башка балалары хакына үзләрендә алга таба яшәүгә көч таба алар.
Бүгенге көндә ике балалары - Рәмзия белән Рәдис гаиләләренең, өч оныкларының, дүрт оныкчыкларының бәхетенә куанып, шулар дип яши алар.
- Әти белән әни безне тырыш итеп, хезмәтне сөяргә өйрәтеп үстерделәр. Тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм иттеләр. Безне кеше арасында ким-хур булмасыннар дип үзләре көне-төне эшләделәр. Без аларга нык рәхмәтле, - ди Рәдис абый.
Инде үзләре әби-бабай булсалар да, һаман да туган нигезләренә ашкынып кайталар. Анда әти-әниләре дүрт күз белән көтә бит үзләрен. Әле дә сарыклар асрап, бакчада җиләк-җимеш үстереп, чөкердәшеп, авылның ихтирамга лаеклы затлары булып яши алар.
Мирзәриф абый белән Фәридә апаны балалары, оныклары, оныкчыклары ихлас күңелдән 60 ел бергә гомер итүләре белән тәбриклиләр. Киләчәктә дә шулай пар канат булып, иңне-иңгә куеп, балаларының, оныкларының дәүмәтен күреп, сәламәтлек белән яшәүләрен телиләр. Аларның изге теләкләренә без дә кушылабыз.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: