Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Брусчаткалар үзебездә җитештерелә

Районда нинди дә булса продукция җитештерүне һәрвакыт хуплап каршы алалар. Әмма мондый җаваплы һәм бик зур көч сорый торган хезмәткә күпләр алынырга ашыкмый. Алып-сатуны өстенрәк күрәләр. Ә менә Фәрит Салихов андыйлардан түгел. Һәрвакыт башлаган эшен ахырына кадәр җиткерергә ярата ул. Заманында Уразай кирпеч заводының таркала башлавына эче бик поша аның....

Районда нинди дә булса продукция җитештерүне һәрвакыт хуплап каршы алалар. Әмма мондый җаваплы һәм бик зур көч сорый торган хезмәткә күпләр алынырга ашыкмый. Алып-сатуны өстенрәк күрәләр. Ә менә Фәрит Салихов андыйлардан түгел.
Һәрвакыт башлаган эшен ахырына кадәр җиткерергә ярата ул. Заманында Уразай кирпеч заводының таркала башлавына эче бик поша аның. Аны таратмау, җиһазларын юкка чыгармау өчен район җитәкчелеге белән берлектә шактый тырышырга туры килә. Аның урынына шул базада "Актаныш кирпече" дигән ҖЧҖ оеша. Башта кызыл кирпеч чыгарып карыйлар. Әмма аның сыйфаты технологик таләпләргә җавап биреп бетерми.
Хәзер аның технологиясен җиренә җиткереп эшләп бетерәсе бар. Материаллар һәм җиһазлар көтәбез. Ләкин кешеләрне тик торгызып булмый. Шуның өчен мини завод алып, брусчатка эшли башладык, - дип, эшчәнлекләре белән таныштырды Фәрит Салихов.
Моның өчен материаллары бар. Әлеге эшкә керешкәч, 4 кешегә хезмәт урыны да булдырылган. Аларга эшләү өчен тиешле шартлар тудырылган. Читтән килеп хезмәт куючыларга туклану өчен ашханәсе дә бар. Теләге булганнар кунып та кала ала.
Әлегә биредә биш төрле матрица белән биш төрле продукция җитештерәләр. Брусчатканың кирпеч дигән төрен аеруча яратып алалар икән. Аңа пигментлар кушып, төрле төсләргә дә кертергә була. Шулай ук алты кырлы, катушка кебекләрен дә эшлиләр. Брусчатканың кырыйларына куя торган поребрикны (бордюр ташы) да үзләрендә җитештерәләр.
- Буялмаган брусчатка экологик яктан чиста була. Пигмент кушылган брусчатканың ныклыгы бераз кими. Моны лаборатор тикшерүләр дә раслады. Шуның өчен төсен ныграк матурлыйм дип, пигментны һич кенә дә артык кушарга ярамый, - ди Фәрит абый.
Заводта көнгә өч меңгә якын брусчатка ясый алалар. Аны үзләре ясаган пар камерасына кертеп киптерәләр. Икенче көнгә инде ул кулланырга ярый торган булып кибә. Әзер продукцияне төргәккә кысу алымы да эшләнгән.
- Хезмәткәрләрегез брусчатка эшләргә озак өйрәндеме?
- Башта, билгеле, җиңел булмады. Златоусттан махсус белгечләр килеп, эшчеләрне өйрәттеләр. Хәзер конвейер үз юлын алды. Эшчеләребез чималның кайсын күпме кушарга икәнен өйрәнделәр.
- Җитештергән товарыгызга сорау күпме?
- Брусчатканы күптән түгел генә эшли башладык. Минзәлә һәм Урыссудан заказлар килде инде. Үзебезнең районда да сораучылар бар. Без шулай ук керамзит блоклар, стена ташлары да эшлибез. Аларының да сыйфаты начар түгел. Кеше нинди продукция сорый - шуны җитештереп бирәбез.
- Киләчәккә планнарыгыз белән дә таныштырсагыз иде.
- Тагын яңа линия куеп, балчыктан эшли торган җиһаз куярга җыенабыз. Шулай ук өстәмә киптерү камералары да куюны планлаштырабыз.
Фәрит Муллагали улы 1 июньнән "Актаныш кирпече" ҖЧҖ директоры вазифасын Рамил Солтановка ышанып тапшырды.
- Биредә эшне көйләп җибәрдем, хәзер аны яшьләр кулына тапшырам. Иренмичә эшләсеннәр генә, - дип елмайды ул.
Киләчәктә "Актаныш кирпече" ҖЧҖ чыгарган продукцияләр үзебезнең районыбызны матурлауда да өлеш кертер дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев