Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына керүнең тәүге нәтиҗәләре

Авыл хуҗалыгының киләчәге бүгенге көндә яңарышларсыз мөмкин түгел- замана таләбе ул. Телисеңме-теләмисеңме - алга карап, отышлы икътисади юнәлештә хәрәкәт итү зарур. Башкача булганда, яшәеш арбасыннан төшеп калу куркынычы да бар. Хәер, хәзер арбадан төшеп калу гына түгел, Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы тәгәрмәче астына керү дә ихтимал. Соңгы арада аның күләгәсен авыл...

Авыл хуҗалыгының киләчәге бүгенге көндә яңарышларсыз мөмкин түгел- замана таләбе ул. Телисеңме-теләмисеңме - алга карап, отышлы икътисади юнәлештә хәрәкәт итү зарур. Башкача булганда, яшәеш арбасыннан төшеп калу куркынычы да бар.
Хәер, хәзер арбадан төшеп калу гына түгел, Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы тәгәрмәче астына керү дә ихтимал. Соңгы арада аның күләгәсен авыл хуҗалыгы үзендә тойды инде. Әле күптән түгел 1 килограмм дуңгыз итенең күпләп сату бәясе 80 сум булса- бүген ул 60 сумга, сыер итенә бәя 110 сумнан 80-85 сумга төште. Бәяләрнең түбән тәгәрәве - сорау кимүдән килеп чыккан вәзгыять. Россиягә, шул исәптән безнең төбәккә күпләп чит ил продукциясе үтеп керә. Безнең халык күрше тавыгын күркә итеп күрергә өйрәнгән, "чит илнеке" дигән тәгълимат янында "сыйфат"ның бик әһәмияте калмый, шуңа да, аптырыйсы юк.
Билгеле, хакимият ярдәменнән ташламас. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бу вәзгыятьне уңай хәл итү буенча сөйләшүләр бара. Әмма сүз финанс субсидияләр хакында түгел, ә иң әүвәл кулланучыларның кызыксынуын арттыру хакында. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында чит илнеке белән көндәшлек итәрлек сыйфатлы продукция җитештерү зарур. Республика буенча, 1 килограмм итнең уртача үзкыйммәте 116 сум тәшкил итә, сату бәясе, әйткәнемчә, 80-85 сум. Министрлык югалтуларны 5-6 млрд .сум булыр дип фаразлый. Дәүләт тарафыннан бирелгән субсидияләр генә коткарып калмаска да ихтимал. Мисал өчен, Германиядә авыл хуҗалыгының тотрыклылыгын тәэмин итү өчен 1 гектар җиргә 1,5 мең евро каралган, безнең агач сумнарга әйләндерсәк, 10 мең 525 сум дигән сүз ул. Бездә әлеге нияттән 25 доллар, ягъни 770 сум тотыла.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 19 октябрь, 2012 83 (9726) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев