Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бу атнада ҺАВА ТОРЫШЫ нинди булачак?

Бу атнада Татарстанда сизелерлек җылыну булмаячак. ТР Гидрометереология үзәге бүген һава торышының салкынаюы һәм кырау төшү ихтималы турында кисәтте. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофараз бүлеге башлыгы "Татар-информ"га якын тәүлекләрдә республика антициклон йогынтысы астында булуын сөйләде. Явым-төшем көтелми. Киләсе төндә һаваның температурасы 1-6 градус җылы булачак, ә иңкүлектә урнашкан...

Бу атнада Татарстанда сизелерлек җылыну булмаячак. ТР Гидрометереология үзәге бүген һава торышының салкынаюы һәм кырау төшү ихтималы турында кисәтте.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофараз бүлеге башлыгы "Татар-информ"га якын тәүлекләрдә республика антициклон йогынтысы астында булуын сөйләде. Явым-төшем көтелми. Киләсе төндә һаваның температурасы 1-6 градус җылы булачак, ә иңкүлектә урнашкан туфракта минус 1 градуска кадәр салкын булып, кырау төшә ала. Максималь һава температурасы иртәгә көндез +13 тән +18 градус булыр дип билгеләнә.
"1 июньдә төнлә урыны белән яңгыр һәм яшен булуы ихтимал. Көндез төньяк-көнбатыш циклоны яңгыр, яшен һәм боз алып килергә мөмкин, урын белән көчле җил исәчәк. Төнлә минималь һава температурасы 6-11 градус, ә көндез - 18-23 җылылыкны тәшкил итәчәк. 2 июньдә дә яңгыр, яшел һәм көчле җил көтелә. Минималь һава температурасы төнлә 5-11 градус җылы булса, көндез иң югары температура булачак 15тән 20 градуска кадәр булачак", - дип өстәде Ирина Трущина.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ял көннәрендә республикада чагыштырмача суык булачак: көндез һава 11-16 градуска кадәр генә җылыначак. Вакыт-вакыт яңгыр булуы ихтимал.
"Бу атна дәвамында җылыну ягына таба кискен үзгәреш көтелми ", - диде бүлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев