Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бу елның 8 аенда районыбыз территориясендә 17 янгын чыгу очрагы теркәлде

“Кызыл әтәч” кабынуның төп сәбәпләре

Бу елның 8 аенда районыбыз территориясендә 17 янгын чыгу очрагы теркәлде, шуның 5есе – газ плитәсендә ашарга пешергәндә күпфатирлы йортларда чыккан. “Кызыл әтәч” кабынуның төп сәбәпләре: электр линиясенең төзек булмавы, мичләрнең төзексезлеге яки алардан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү. Районда “Торак-2018” операциясе дәвам итә. Аның кысаларында шәхси секторлардагы йортлар тикшерелә, янгын күзәтчелеге, полиция, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, район хакимияте һәм авыл җирлеге Советы вәкилләре тарафыннан профилактик чаралар уздырыла, дип хәбәр итә Актаныш һәм Минзәлә районара күзәтчелек бүлеге өлкән тикшерүчесе Марат Арсланов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев