Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУ КЫЗЫК: Безнең глава бу исемлектә бармы? (Иң укымышлы район башлыклары исемлеге)

Шәһәр һәм район белән идарә итү җиңелләрдән түгелдер, мөгаен.

Үз җирлегеңдә дистәләгән республикакүләм программаны тормышка ашырырга кирәк, акчасын, эшчесен, җаен табу зарур. Атлаган саен кагыйдәләр, таләпләр үзгәреп тора. Башкалардан калышмау өчен гыйлемле булуың шарт. Татарстан район-шәһәрләренең бүгенге башлыклары кайда гыйлем эстәгән? "Глава" булу өчен кайда укырга кирәк? “Интертат” шуны ачыкларга тырышты. 

Элегрәк главалар, нигездә, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган белгечләр дип күз алдына килә иде. Авыл хуҗалыгы институты районнарга җитәкчелек кадрларын бирә торган төп уку йорты итеп кабул ителә килде. 

Хәзер вәзгыять үзгәргән. Район җитәкчеләре арасында Казан дәүләт университетын, башка вузларны тәмамлаган экономистлар, юристлар күпчелекне тәшкил итә. Район башлыклары турында мәгълүматны анализлап, түбәндәге нәтиҗәләргәкилдек. (Анализ барышында, кайбер главаларның берничә дипломга ия булуы ачыкланды. Республикада берничә белгечлеге булган 17 глава бар, шул сәбәпле, белгечлекләр саны районнар санына караганда күбрәк).

Экономист, финансистлар – 11 кеше
Юристлар – 10 кеше
Агрономия белгечлеге – 7 кеше
Ветеринария юнәлеше – 6 кеше
Инженер-механик белгечлеге – 4 кеше
Дәүләт һәм муниципаль идарә – 4 кеше
Бухгалтер учеты – 3 кеше
Маркетинг, менеджмент – 2 кеше
Төзелеш – 2 кеше
Урман хуҗалыгы – 2 кеше
Педагог белгечлеге – 2 кеше
Нефть сәнәгате – 1 кеше
Халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсе – 1 кеше
Табиб белгечлеге – 1 кеше.

Иң укымышлы район башлыклары

Биографиясенә күз салгач, аеруча Чистай главасыныңукудан башы чыкмаган дигән уй туды. Дмитрий Ивановбелем юлын Чистай совхоз-техникумыннан (авыл хуҗалыгы механизациясе) башлаган. Казан дәүләт педагогика институты (физик тәрбия белгечлеге – 2000), Казан (Идел буе) федераль университетында (авыл хуҗалыгында су белән тәэминатның инженер системалары – 2013) укыган. РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә, Нократ дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә һөнәри әзерлек узган. Сингапур Республикасы дәүләт хезмәте көллиятендә стажировкада булган. Мәскәүдә “СКОЛКОВО” идарә мәктәбендә “Нәтиҗәле идарә: стратегия. Гамәлләр, нәтиҗәләр” программасы буенча квалификация күтәрү курслары үткән. “Дәүләт һәм муниципаль идарә – Австрия тәҗрибәсе” программасы буенча Европа эшлекле союзында (2016), Саклык банкы корпоратив университетында укыган.

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов. Фото: chistopol.tatarstan.ru

Бөгелмә башлыгы Линар Закировта кимен куймый. 1999 елда “юриспруденция” белгечлеге буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Шунда ук 2011 елда “дөнья икътисады” белгечлеге буенча югары белем ала. 2009-2011 елларда Мәскәүдә Югары икътисад мәктәбе илкүләм тикшеренү университетында (стратегик менеджмент һәм муниципаль идарә программасы буенча) укый. Шунда ук 2011-2012 елларда “эшлекле администрацияләү мастеры – сәяси һәм бизнес-коммуникацияләр” өстәмә квалификациясен ала. 2010 елда Сингапурда тәҗрибә алмашу буенча курсларда катнашкан. 2015 елда “Җирле үзидарә органнары эшен оештыруда Италия тәҗрибәсе. Дәүләт һәм җирле үзидарә органнары хезмәттәшлеге” темасы буенча стажировка узган. Мәскәүнең Сколково мәктәбе һәм КФУның “Нәтиҗәле идарә: стратрегияләр, гамәлләр, нәтиҗәләр” уртак программасы буенча квалификация арттыруы турында таныклык алган.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров. Фото: bugulma.tatar.ru

Чүпрәле, Буа, Мөслим, Нурлат, Түбән Камарайоннары башлыклары өчәр уку йортында укып диплом алган кешеләр. Балык Бистәсе, Ютазы, Мамадыш, Лениногорск, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Югары Ослан, Алексеевск, Арча, Бөгелмәрайоннары башлыклары икешәруку йортын тәмамлаган җитәкчеләр.

Әйтик, Мамадыш районы башлыгы Анатолий ИвановКанаш финанс техникумын тәмамлаган (финансист белгечлеге). Аннан соң Мәскәү кулланучылар кооперациясе университетында укыган (сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиесендә экономика һәм идарә, экономист-менеджер белгечлекләре).

Лениногорск башлыгы Рәгать Хөсәенов Центросоюз кооперация институтын (сәүдә экономикасы белгечлеге), Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.

Кама Тамагы главасы Павел Лоханов Казан дәүләт университетын тәмамлап, халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсе белгечлеге ала, шунда ук аспирантурада укый. Соңрак Казан федераль университетын (экономика) тәмамлаган.

Яшел Үзән главасыАлександр Тыгин Урал халык хуҗалыгы институтында (экономист, финанслар һәм кредит), Казан дәүләт университетында (юрист белгечлеге) укыган.

Чүпрәле главасыМарат Гафаров Казан дәүләт финанс-икътисад институтын, Казан федераль университетын, Россия халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.

Мөслим районы башлыгыРамил Муллин белгечлеге буенча табиб – 1998 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. 2003 елда Казан дәүләт университетыннан диплом алып чыга. 2004 елда Идел буе дәүләт хезмәте академиясендә укуын төгәлли.

Менделеевск башлыгыВалерий Чершинцев хезмәт юлының 16 елы эчке эшләр органнары белән бәйле. Аңа кадәр ул дүрт уку йортында белем алган. 1985 елда Алабуга урта махсус милиция мәктәбен, 1990 елда СССР Эчке эшләр министрлыгының Югары юридик читтән торып уку мәктәбен, 1997 елда РФ Эчке эшләр министрлыгының Идарә академиясен, 2008 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтын тәмамлаган.

Бу темага карата депутатлар һәм кайбер район башлыклары фикерен сораштык.

“Дүртәр институт бетереп тә, шул урында утырып тора торган кешеләрне беләм

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, район һәм шәһәр башлыклары юридик яктан гыйлемле булырга тиеш, дип саный.

– Бу, дөресен генә әйткәндә, катлаулы сорау. Әлифбаны, тапкырлау таблицасын белмәсәң, тормышта атлап булмый бит. Бу очракта да, хокукый дәүләттә яшибез дибез икән, үзебезнең бурычларыбыз, вазифаларны белү кирәк. 

Аннары бик күп законнар кабул ителә. Аларның дөрес кулланышын белү зарур. Җәмгыять, Хөкүмәт даирәләре белән элемтәләрне дөрес итеп урнаштыру өчен хокукый белем, әлбәттә, булырга тиеш. Шул ук вакытта кеше үз кулы белән эшләмәсә, бу эшнең алгоритмын белмәгән очракта, кешеләр белән сөйләшү, мәсьәлә эченә керү дә бермә-бер катлаулы була. Димәк, юридик яктан белем булырга тиеш. Ә төп белгечлеге буенча инженер, укытучы, мал врачы... да булырга мөмкин. 

Мин ике якны да тигез итеп корган очракта, дөньяда нәтиҗәле эшләү өчен зур мөмкинлекләр туа дип саныйм. Үзеңнең белемеңә үзең сөенеп кенә түгел, ә эшләп танылырга кирәк. Эшләгән кешене һәрвакыт күрәләр, - ди Таһир Һадиев.

Берничә югары белемгә ия булуга килгәндә, депутат фикеренчә, бу принципиаль мөһим түгел.

– Мин, дүртәр институт бетереп тә, шул урында утырып тора торган кешеләрне беләм. Ул инде зур максат дип санамыйм. Аннан гына тормый. Бишне дә бетерергә була. Нинди генә диплом алсаң да, ул искерә, тиражга чыга. Шуңа күрә адәм баласы көн саен бер сәгать үзенең белемен, гыйлемен, зиһенен арттыру өстендә эшләргә тиеш, - ди Таһир Һадиев.

“Авыл хуҗалыгы белән генә ерак китеп булмый...”

Нурлат районы белән идарә иткән, бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибгатуллинфикеренчә, авыл хуҗалыгы белгечлеге белән генә өлгер, алдынгы глава булу кыенга туры килә.

– Уйлавымча, авыл хуҗалыгы белеме генә җитми бүген. Аны эшли-эшли дә өйрәнергә була, басу, терлекчелек хәзер өйрәтә аны. Юрист инде ул, глава булсаң да, булмасаң да кирәк хәзерге заманда. Үзеңне саклар, яклар өчен булса да юридик белем кирәк. Экономист булуың тагы кирәк, базар мөнәсәбәтләрендә яшәгәч, шунсыз булмый. Бу начар түгел, андый кешеләрне глава итеп куюлары бик әйбәт. 

Хәер, белем алган кеше бик күп, ә нәкъ менә батырып эшләр өчен, чаң иткән экономисты, юристы бик сирәк очрый, табып булмый диләр, - дип сөйли Фатыйх Сибгатуллин. 

Шул ук вакытта, аның фикеренчә, филфак белеме белән дә глава булып эшләргә була. Район белән никадәр уңышлы җитәкчелек итүе аның үзеннән тора, ди депутат.

Кайбер главаларның берничә югары белемгә омтылышын да хуплый.

– Минем үземнеке дә өчәү. Гомер буе укыдым: укырга да укырга. Һаман өйрәнәм, укыйм әле. Главаларга да укудан туктамаска, - дип киңәш бирә Фатыйх Сибгатуллин.

Хәзер главаларның белемендә уңай тенденция күзәтелүен әңгәмәдәш гомумән замана алгарышы белән дә бәйли.

– Элек халыкның белеме дә, Интернет та, башкасы да юк иде. Хәзер авылдагы әбиләр дә политика турында сөйләшә бит. Халыкның үзаңы бик үсте. Шуңа күрә монда бер авыл хуҗалыгы дип кенә торып булмый. Аның белән генә ерак китеп булмый торгандыр, дип уйлыйм.

Тормыш белеме кирәк!

ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин:

 

– Глава булып эшләгәндә, беренче чиратта, тормыш белеме кирәк. Нинди генә белем алса да, укытучымы ул, төзүчеме, авыл хуҗалыгы белгечема – тәҗрибә дигән нәрсә булырга тиеш. Бүгенге тормыш инде экономика мәсьәләләрен алгы планга чыгара. Шулай ук, кеше белән эшләү, кешенең психологиясен аңлау мөһим. Шушыларны өйрәнгән кеше глава булып эшли ала. Республикада элек эшләгән главалар арасында филология белеме алган белгечләр дә бар иде. Алар үз вакытында начар эшләмәделәр, әйбәт кенә эшләгән белгечләр.

 

"Инженер ул барыбер тормышка якынрак профессия дияр идем"

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның Кытайда булган мәленә туры килсәк тә, бу темага карата ул үз фикерен әйтергә җай тапты.

– Иң мөһиме – кешенең үзендә булырга тиеш. Югары белем кешегә юкка бирелми. Ул кеше алга таба да үз өстендә үзе эшләсен өчен бирелә. Хәзер мәктәптә дә яңа белем стандартлары шуны күрсәтә бит: без балаларны гомер буе укырлык итеп тәрбияләргә тиеш. Тормыш бүген шундый таләп куя.

Район башлыгы барлык өлкәдә лидер булырга тиеш. Бүген тормыш шулкадәр тиз үзгәрә, аңа ияреп җитешеп булмый. Әгәр район башлыгы үзе өстендә эшләми икән – ул район башлыгы түгел инде. Үзенең белемен күтәрергә тиеш. Шуннан чыгып, үзенең шартларына туры китереп, районны алга таба ничек күрә, шундый план төзергә, командасы белән шуны тормышка ашырырга тиеш. 

Ә экономист, юрист булырга тиеш дип кенә әйтеп булмый. Әйтәм бит, кешенең үзенә бирелгән булырга тиеш. Әйе, без Авыл хуҗалыгы институтын тәмамладык. Механика факультеты безгә бик күп белем, тәҗрибә бирде, фикерләргә өйрәтте. Математика, физика, сызма геометрия, логик фикерләү – бөтенесен бирделәр. Инженер ул барыбер тормышка якынрак профессия дияр идем. Шул ук вакытта юристлар, экономистлар арасында да бик яхшы главалар бар.

Филология белгечлеге ул инде таррак белгечлек. Алар шул юнәлештәрәк эшли, җиргә төшкән үк профессия дип әйтәсем килми. Дәүләт укыткан икән, алар шул юнәлештә дәвам итәргә тиешләр дип саныйм мин. Хәер, кистереп әйтеп булмый. Мәсәлән, минем хуҗалык җитәкчеләре арасында да институтта укытучылыкка укыганнар бар. Бик булдыклы җитәкчеләр. Кешенең үзеннән тора, - дип белдерде Энгель Фәттахов.

“Кешенең үзеннән тора, бөтен нәрсәгә өйрәнеп, төшенеп була”

Коллегасының фикерен Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов та җөпләде.

– Мин сезгә шуны гына әйтәм: Рифат Мотыйгуллин белеме буенча банкир. (Рифат Мотыйгуллин - (республикадагы иң зур терлек комплексларының берсе - "Азык-төлек программасы" агросәнәгать комплексы генераль директоры - ИТ). Авыл хуҗалыгына берни аңламаган килеш килеп керде, аннан да яхшырак алып баручы юк. Һәр нәрсәгә өйрәнеп була.

Президентны гына алыйк. Авыл хуҗалыгын тәмамлаган, ә аның кебек бөтен өлкәдә хәбәрдар кеше юк. Белемнән генә тора дип әйтеп булмый. Белем инде ул, дөресен әйткәндә, бүген гомуми үсеш кенә бирә, калганы кешенең үзеннән тора. Бөтен нәрсәгә өйрәнеп, төшенеп була. Рифат сезгә ачык мисал. 

Икешәр тапкыр авыл хуҗалыгы институтын бетереп, гомер буе банкта эшләгән кешеләр бар. Бөтен республикага танылган банкир ул, чөнки бөтенесен белергә омтылышы зур. 

Бүген мәгълүмати кыр бик зур. Ул чит илгә бара, бөтен җирдә өйрәнә, кызыксына. Бер танышым бар минем, ике институтны да кызыл дипломга тәмамлаган. Үсә дә алмады ул. Кешенең үзенә бирелмәгән, үзе өстендә эшләми икән – файдасы юк, - ди Анатолий Петрович.  

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/glava-bulyr-chen-kayda-ukyrga-kir-k/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев