Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУ МӨҺИМ: Белгечләр тарафыннан уздырылган консультацияләр пенсионерларга үз хокукларын белеп яклау мөмкинлеген бирә

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре "Хезмәт ветераннары өчен пансионат" МАҖ ял итүчеләр белән тыгыз багланышта торуын дәвам итә.

Әлеге пансионатка Татарстан Республикасының якын районнарыннан килеп ял итүче пенсионерларга социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-педагогик, социаль-психологик, социаль-хокукый кебек хезмәтләр күрсәтелә. Пансионатта ял итүчеләрнең барысы да, биредә сәламәтлекләрен яхшыртып кына калмыйча, яшьтәшләре арасында ял итә, шул ук вакытта кулланучы буларак белем дәрәҗәсен дә күтәрә ала.

"Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне"н уздыру һәм хокукый белемнәрне арттыру кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре пансионатта ял итүчеләр белән очрашты. Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне 15 мартта узачак. 2019 елда ул "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза. Смарт-продуктлар – икенче төрле әйткәндә, "акыллы электроника": телевизорлар, сәгатьләр, тавышлы ярдәмчеләр һ.б. Алар Интернетка тоташу үзлеге булуы белән аерылып торалар.

Белгечләр ял итүчеләргә даими рәвештә кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нигезләрен аңлатуга багышланган укытулар уздыра. Очрашулар "Түгәрәк өстәл", "Сорау-җавап", "Гамәли дәресләр", "Хосусый очрашу" форматында уза.

Белгечләр тарафыннан уздырылган консультацияләр пенсионерларга үз хокукларын грамоталы итеп якларга, кирәк булганда, дәгъва хаты төзергә булыша.

Пансионатта ял итүчеләргә "Ремонт чорына башкасын биреп тору яки аналогик товарга алмаштыру турында таләп кагылмый торган, озак файдаланудагы товарлар исемлеге", "Бурычка алучының кулланучы кредиты: бурычка алучы белешмәлеге", "Кредит картасы" темаларына буклетлар тапшырылды. ТР Чаллы территориаль органының 71-43-03 телефон номеры буенча "Кайнар линия" эше турында мәгълүмат бирелде.

Очрашу азагында белгечләр пенсионерларга яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм сыйфатлы смарт-продуктлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев