Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУ МӨҺИМ: Видеоконференция эшчәнлегендә Актаныш районы вәкилләре дә катнашты (+ФОТОЛАР)

Агымдага елның 8 аенда 2807 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең районнар белән видеоэлемтә аша оештырылучы чираттагы утырыш үз эшен 28 сентябрь көнне дәвам итте. 

Утырышлар барышында юллардагы вәзгыятьнең катлаулыгы хакында даими кисәтелеп торса да,  имгәнү, үлем очраклары белән тәмамланган юл фаҗигаләре динамикасының  уңай якка үзгәрүе сизелми. Бигрәк тә соңгы 3 айда хәлләр тагын да катлауланган. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе – комиссия рәисе Шамил Гафаров хәзер инде видеоэлемтә аша гына районнарда бу юнәлештәге эшнең торышы белән танышудан канәгать түгел. Махсус комиссия районнарга чыгып, ситуациягә үзе ачыклык кертә. 

Җомга көнге видеокиңәшмә белән  Шамил Хәмит улы Лениногоркс шәһәреннән идарә итте. Бүген комиссия әлеге райондагы юл-транспорт хәрәкәтендә аяныч нәтиҗәләр алып килгән  кимчелекләрне тикшерү белән шөгыльләнә. Сәбәбе дә җитди: Лениногорск районында теркәлгән аварияләрдә үлем очраклары сизелерлек арткан. 

Реклама

Видеоконференциядә  Татарстандагы барлык муниципаль районнарның администрация, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре катнашты. Үтә актуаль проблемаларны үз эченә алган видеоконференция эшчәнлегендә Актаныш районыннан башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы  Альберт Тимеров, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе  Илшат Хәйретдинов, ЮХИДИ идарәсе вәкиле, гомумән, балаларның юлда йөрүенә җаваплы барлык затлар да катнашты. 

Кызганычка каршы, юллардагы  фаҗигаләрнең артуына җәяүлеләр дә, машина белән исерек хәлдә идарә итүчеләр дә, автобус шоферлары да гаепле. Агымдага елның  8 аенда аварияләр республикада 2807 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3479  кеше төрле дәрәҗәдә тән казасы алган. Иң аянычы, аварияләр нәтиҗәсендә 266 гомер өзелгән. Болар хакында Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов бәян итте. 

Киңәшмәдә шулай ук кышкы чорга әзерлек проблемасы да күтәрелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев