Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУ ҺӘРКЕМГӘ КАГЫЛА: Көнкүреш газы һәлакәт китереп чыгармас дигән гарантия юк

Кызганычка каршы, Россиядә ябык биналарда көнкүреш газы шартлау белән бәйле гадәттән тыш хәлләр сирәк күренеш түгел.

Кайчагында бу очраклар локаль рәвештә янып китү белән генә чикләнми, фатирларның җимерелүенә, торак биналарның тулы бер катлары һәм подъездлары җимерелүгә китерә. Ни өчен төгәл стандартлар, төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре булуга карамастан, бу хәлләр дәвам итә?


Кагыйдә буларак, бу хәлләр газ җиһазларын дөрес кулланмау һәм җайга салучы бер генә документка да буйсынмаган «кеше факторы» дип атала торган очрак аркасында килеп чыга.


Көнкүреш газы кеше өчен зур куркыныч чыганагы. Көнкүрештә ике төр табигый газ кулланыла: өйгә торбалар буенча керә торган магистраль һәм баллоннарда сатыла торган сыекландырылган. Газның чыгып торуы агулану яки шартлау китереп чыгарырга сәләтле. 
Газ, газ җиһазлары белән куллануның гомуми кагыйдәләре:
- газ җиһазларын квалификацияле белгечләр генә урнаштыра, төзекләндерә һәм тикшерә ала;
- газ торбаларында, краннарда әйберләрне киптерергә ярамый;
- көнкүреш газ счетчигы күрсәткечләрен алганда,  циферблатны ут яндырып карамагыз;
- төнгә газ приборларын караучысыз калдырмагыз;
- горелкалар, краннар һәм счетчикларга авыр әйберләр белән кагарга ярамый;
- төтен чыга торган газ мичләреннән һәм газ колонкаларыннан файдаланмагыз;
- балаларны газ җиһазларына якын җибәрмәгез;
- ял һәм йокы   бүлмәләрендә газ приборлары белән  файдаланмагыз;
-куркынычсызлык өчен газ януын күзәтегез – ул тыныч, тигез булырга тиеш. 

Реклама


Бинада  газ исе сизсәгез:
- газ плитәсенә килгән газ юлын ябыгыз;
- ут һәм электр приборларын кабызмагыз, шәм һәм шырпы кабызмагыз, ачык ут белән башка биналарга чыкмагыз;
- бүлмәне  җилләтегез  һәм телефон аша авария хезмәтен чакырыгыз. 


Бүлмәләрне җилләткәннән соң газ исе тагын да сизелә икән, димәк, газ чыгу  дәвам итә. Шуңа күрә кешеләрне өйдән чыгарырга, күршеләрне кисәтергә һәм газ хезмәте вәкилләрен урамда  көтеп торырга кирәк.


Сезнең, якыннарыгыз һәм күршеләрегез иминлеге көнкүреш газыннан һәм газ приборларыннан файдалану кагыйдәләренең дөрес һәм вакытында үтәлүенә бәйле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев