Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУ ҺӘРКЕМГӘ КАГЫЛА: Май бәйрәмнәрендә учак яккан өчен штрафларның күләме ике тапкыр артачак

25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларны зур күләмдә штрафлар көтә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Шуны искәртәсем килә: янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык ике тапкыр артачак», - диде докладчы.

Мисал өчен, гражданнар өчен штрафның күләме – 2-4 мең, вазифаи затларга – 15-30 мең, юридик затларга 200-400 мең сум тәшкил итәчәк, дип өстәде ул.

Аның сүзләренчә, әлеге чорда республикада торак пунктлар территориясендә, бакчачылык ширкәтләрендә, балалар лагерьларында, урман-парк зоналарында һәм урман массивлары белән чикләнгән ачык территорияләрдә корыган үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык утта (учаклар, мангаллар) ризык пешерү һәм пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.

Махсус режим янгынга каршы сакны көчәйтүгә, янгыннар санын һәм аларның тискәре нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерелгән, дип искәртте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/19/184849/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев