Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бу шигырьгә кем хуҗа?

Исәнмесез! Сезгә Гөлнара Җәлилова яза. "Актанышның куяны" дигән китапны кулга алгач, имәнеп киттем. Районда зурлап презентациясе узган, районнның бер авылы турында ташка басылган китапта - минем шигырь. Ләкин авторы башка, Аеш авылы урынына Куян сүзе генә куелган... Заманасы шундыйдыр инде - урам уртасында да кычкыртып талап китәргә мөмкиннәр, җәзасы булу...

Исәнмесез! Сезгә Гөлнара Җәлилова яза. "Актанышның куяны" дигән китапны кулга алгач, имәнеп киттем. Районда зурлап презентациясе узган, районнның бер авылы турында ташка басылган китапта - минем шигырь. Ләкин авторы башка, Аеш авылы урынына Куян сүзе генә куелган...
Заманасы шундыйдыр инде - урам уртасында да кычкыртып талап китәргә мөмкиннәр, җәзасы булу турында уйлау да юк күрәсең. Унбиш елдан артык Аеш авылы гимны булган шигырьне урлап (язылуына исә хәзер инде 20 ел бар да бар!), китапка кертү өчен белмим нинди райондаш булырга кирәктер. Әле алай гынамы - минем китапларыма кергән, данлыклы Ильгиз абый Закиров көй язган, аның кассета-дискларына кергән җыр да бит әле ул!..
Минем "Аешым" җырын шапылдатып "Куяным" "итүче шагыйрә" Айгөл Шәехова - Шакировага телефоннан шалтыраттым мин. Башта "авылым табигатенә сокланып мәктәп елларында язылган шигырем ул" дип башлаган яшьти, шигырьнең авторы мин булуын аңлагач, кинәт кенә ул шигырьнең каян килеп чыгуын белми үк башлады. Янәсе, мәктәп сочинениеләре арасыннан тапканнардыр, аның җәмгысе иҗаты 6-7 шигырьдән узмаган, ул аларны беркая бастырмаган... икенче көнне телефоннан миңа чыккан әнисе Роза ханым (Куян клуб мөдире дип аңладым) шул ук сүзләрне кабатлады, аның 6-7 шигыре булган, бу шигырьне ул инша язганда кулланган... гаҗәп шундый, име? Җәмгысе 6-7 шигырен булгач, сигезенчесе кешенеке икәнен ничек белмичә була ул? Һәм кайчаннан бирле Инша эчендә 4 куплетлы башка автор шигырен күчереп алып, авторын да куймыйча яза башлаганнар ул? Чит кеше шигырен күп дигәндә бер куплет кулланасын инде ул, анда дә җәя эчендә авторын күрсәтәсең...
Китапны төзүче Гөлүсә Закирова сүзләре буенча, ул бу шигырьне авыл тарихы папкасында тапкан, ул саргаеп беткән кәгазьдә дә ул Айгөл Шәехова шигыре. Айгөл Шәехова - Шакирова бүгенгесе көндә Актанышта яши, хастаханәдә эшли дип беләм. 500 данәдә таралган "Актанышның Куяны" китабында ул минем шигырьнең авторы да!
Район газетасына әлеге опровержениене үзләре бирерләр дип көтүләрем дә акланмады. Шуңа дөреслекне кертү җәһәтеннән, әлеге хат белән "Актаныш таңнарына" үзем мөрәҗәгать итәм, һәм райондашлар, авылдашлар каршында (әнием ягыннан мин дә Куян авылы кызы) "Актанышның Куяны" китабындагы урланган табышны күрсәтергә мәҗбүрмен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев