Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Буада автомобиль суга баткан: үлүчеләр дә бар (+фотолар)

Фаҗига турында коткару хезмәтенә 24 октябрьдә 12:28 сәгатьтә хәбәр кергән. Буа районы Козловка авылы янында Зөя елгасында "ВАЗ-2107" автомобиле батуы хакында хәбәр ителә. Машинада 3 кеше булырга мөмкинлеге хакында әйтелә. Тиз арада фаҗига булган урынга барган янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, башка хезмәтчелекләр вәкилләре Козловка авылыннан 23әр яшьлек ике егет, Кыяттан 20...

Фаҗига турында коткару хезмәтенә 24 октябрьдә 12:28 сәгатьтә хәбәр кергән. Буа районы Козловка авылы янында Зөя елгасында "ВАЗ-2107" автомобиле батуы хакында хәбәр ителә.
Машинада 3 кеше булырга мөмкинлеге хакында әйтелә. Тиз арада фаҗига булган урынга барган янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, башка хезмәтчелекләр вәкилләре Козловка авылыннан 23әр яшьлек ике егет, Кыяттан 20 яшьлек кыз мәете белән машинаны судан 2 сәгатьтән соң тартып чыгаралар.

Бу котычкыч хәл 24 октябрьгә каршы төндә булган дип фаразлана. Кыр юлы белән барган автомобиль йөртүче кар яву аркасында ярны күрмичә калган һәм идарәне югалткан булуы мөмкин. Автомобиль текә ярдан башта "борыны" белән төшеп, әйләнеп каплана һәм суга шуып төшә.

Реклама

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50175-buada-avtomobil-suga-batkan-үlүchelәr-dә-bar-%20fotolar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев