Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Буген инвалидлар ункөнлегенә старт бирелде.

Инвалидлар ункөнлегенә район мәдәният йортында старт бирелде.

2 декабрь көнне район мәдәният йортында район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында инвалидлар декадасына старт бирелде. Биредә район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова, мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең сораулары туардай оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре, инвалидлар активы катнашты. 
undefined
Энгель Фәттахов залда утыручы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрне иң элек район тормышы, андагы яңалыклар, киләчәккә максат, планнар белән таныштырды.  Инвалидларга рух күтәренкелеге, сабырлык теләде. 
–Әлеге вакыйга сезнең өчен бигрәк тә мөһимдер. Чөнки шушы декада кысаларында без һәр инвалидка барып җитәргә, гозерләрен тыңларга тырышабыз. Чөнки кешегә бер җылы сүз дә җитәргә мөмкин. Шуның өчен оешма –предприятие җитәкчеләренә дә әлеге декада барышында һәр инвалидыгызның хәлен белегез, дип мөрәҗәгать итәм. Берәү дә игътибардан читтә калмасын, күңеле кителерлек булмасын иде, –диде ул. 
Фәйрүзә Разетдинова инвалидлар оешмасының эшчәнлеге белән таныштырган чыгышында спорт ярышларында актив катнашкан инвалидларның исемнәрен мактап телгә алды. Җирлекләрендәге инвалидлар белән яхшы эшләгән башлангыч инвалид оешмасы җитәкчеләренең эшчәнлеген уңай яктан бәяләде.  Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең сәламәтлеген кайгырту йөзеннән инвалидларга социаль пакетлардан баш тартмаска киңәш итте. Һәм үзләренә кирәкми, файдаланылмый яткан кровать, коляскаларны инвалидлар оешмасына тапшыруларын үтенде. Без аларны мохтаҗ кешеләргә бирер идек, диде. 
Чарада Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова үз җирлекләрендә инвалидлар белән алып барылган эшчәнлек белән таныштырды. Әлеге җирлектә башлангыч инвалидлар оешмасын Розалия апа Баянова җитәкли. Аның тынгысызлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә җирлектәге инвалидларның күп кенә проблемалары уңай якка хәл ителә. Розалия апаның эшен район җитәкчелеге дә уңай яктан, башкаларга үрнәк итеп телгә алды. 
Ләйсән Нурлыева залда утыручыларны ункөнлек чаралар планы белән таныштырды. Һәм декаданың үз югарылыгында үтүен теләде. 

Реклама

undefined
Җирлекләрдәге  физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән тыгыз элемтәдә торып, башлангыч инвалидлар эшчәнлеген яхшы оештырганнары өчен  Актанышбаш башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Алсу Илфат кызы  Арсланова , Иске Сәфәр башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Розалия Ваган кызы  Баянова, Әтәс башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Рамазан  Ягъсүп улы Рәхмәтуллин район башлыгының Мактау кәгазе, Түке башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Бания Сәлих кызы Гыйльметдинова,  Әлем башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Нурия Фәиз кызы Шәймурзина, Усы башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фиразия Моразат кызы Хөббетдинова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев