Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген Казанда социаль мәсьәләләрне иң яхшы яктыртучы журналистларны хөрмәтләделәр

Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга багышланган журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

        Җиңүчеләр арасында хезмәттәшләребез-  "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ" журналистлары да бар. Радио буенча директор урынбасары Әлфия Мөхәммәтова «Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы радиосюжет (яки радиотапшыру)» номинациясендә II урынга лаек булды.

Сайт мөхәррире Ләйсән Газизова «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма» номинациясендә шулай ук II алуы уңаеннан бүләкләнде.

Реклама

       Җиңүчеләрне Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев тәбрикләде. Җитәкчеләр киләчәктә дә социаль мәсьәләләрне яктыртуда журналистларга уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев