Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Буран вакытында берьюлы 22 автомобиль бәрелешкән: бер кеше үлгән

26 декабрь көнне Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районында Уфа-Оренбург юлының 47 нче чакрымында 22 машина бәрелешкән. Бу һәлакәттә бер кешенең гомере өзелгән.

«Хастаханәгә биш кеше китерелде. Хәзер юл-транспорт һәлакәте урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр төрле яклап ярдәм күрсәтә. Уфа юнәлешендә хәрәкәт ябылды, һәлакәт булган урынны каршы як полоса аша әйләнеп узу оештырылды», — дип хәбәр итә «Башинформ».

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълуматлары буенча, авария урынында өч ЮХИДИ экипажы эшли. Шулай ук «Дортрансстрой» оешмасының өч махсус техникасы эшли. Реверсив хәрәкәт оештырылган.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев