Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бурычыңны беләсеңме?

Узган атнада районның суд приставы хезмәткәрләре “Үз бурычыңны бел” дигән акция кысаларында, күпфункцияле үзәктә халыкка аңлату эшләре алып бардылар.

- 2012 елдан бирле безнең  www.r16.fssprus.ru сайты эшли. Анда бөтен булган бурычлар,  бездә булган производствалар  буенча мәгълүмат бар. Шул сайтка кереп, һәр кеше суд приставларына бурычлары бармы, производства кузгатылмаганмы икәнлеген белә ала,- ди районның суд приставы хезмәткәре Артур Гарипов.

undefined
Бурычларын түләмәгән гражданнарга суд приставы тарафыннан закон нигезендә билгеле чикләүләр дә куела. Әйтик, бурычы 30 меңнән күбрәк булган гражданнар чит илгә чыга алмый. Ел башыннан Татарстан Республикасы буенча 280 мең кеше бурычлары булу сәбәпле, чит илгә чыга алмады. Безнең районда бу сан 1270. Аерым бер төр гражданнарның бурычы 10 мең сумнан арткан очракта да, алар чит илгә чыга алмый. Мондыйлар исәбенә бурычларын ике айдан артык түләмәүчеләр, алиментларын түләмәүчеләр, җинаять кылып, кеше сәламәтлегенә зыян салучылар, кешегә рухи зыян китерүчеләр керә. 

undefined

Чит илгә чыгарга җыенучылар, бер атна булса да алдан югарыда телгән алынган  сайт аша кереп, үзләренең бурычлары бармы-юкмы икәнлеген тикшерсәләр, үзләренә дә уңайлы булыр иде. Әлеге сайт аша бурычларны белү өчен бернинди теркәлү узарга да, акча түләргә дә кирәкми. Бары тик исем-фамилияңне, әтиеңнең исемен,  туган елны гына кертергә кирәк. Шуннан сезгә карата производства кузгатылганмы, юкмы икәне чыга. Әгәр бурычыгыз булса, нинди юл белән түләргә мөмкинлеген дә күрсәтә. Әлеге сайтны компьютер һәм телефоннар аша ачарга мөмкин. Һәм сайтка подписка эшләү мөмкинлеге дә бар. Аңа подписка эшләнсә, бурычыгыз бар дигән  хәбәр телефоныгызга киләчәк, ди суд приставлары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев