Актаныш

Бушка булгач, сыйфаты да чамалымы?

Быелгы уку елыннан башлангыч сыйныф укучылары мәктәпләрдә бушлай туклана башлады.

Безнең районда I-IV сыйныфларда укучы 1341 бала да әлеге хокуклардан файдалана. Әмма ата-аналардан, буш булгач, сыйфаты да шул тикле генә булырмы икән дигән фикерләр дә ишетелә. Аларның борчылуына ачыклык кертергә теләп, район мәгариф идарәсенең гомуми эшләр буенча урынбасары Эльвира Бикметовага һәм туклану буенча белгеч  Филария Шәйморатовага мөрәҗәгать иттек. 

Эльвира Бикметова:

-Балаларны кайнар ризык белән тукландыруны оештыру өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борханов, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина тарафыннан расланган,  өч төрле вариантта 12 көнгә исәпләнгән меню килде. Без үзебезнең район өчен ике айга сезонлы-көзге дигән вариантын сайлап алдык. Чөнки көз көне балаларга витаминлы ризыклар ашату файдалы. Әлеге менюга төрле салатлар да кергән, ит, балык ризыклары да бар. 

Кыскасы, файдалы, төрләндерелгән, балаларга ошардай ризыклардан меню төзелгән. Әлеге менюда  аш каралмаган. Чөнки статистика күрсәткәнчә, балалар ашны бик өнәп бетермиләр. Балыкны котлет формасына бирү дә отышлы дип исәплибез. Аны бөтен килеш биргәндә, күпчелек бала ашамый иде. 

-Башлангыч сыйныф укучылары белән югары сыйныф укучыларының менюсы аерыламы?

- Әйе, аерыла. Башлангыч сыйныф укучыларының менюсы аларның яшь үзенчәлекләренә һәм нинди ризыкны яратуларына карап төзелгән. 

-Димәк, мәктәп ашханәсендә эшләүче пешекчеләргә ризыкларны ике төрле әзерләргә туры килә...

-ФДББС нигезендә авыл мәктәпләрендә өч төрле ризык әзерләргә тиеш булалар. Иртән килгәч балалар ботка ашыйлар. Төшке аш вакытында башлангыч сыйныфта укучылар бушлай ашый. Ә озынайтылган көн төркеменә калучы балаларның ашавы өчен әти-әниләр түләргә тиеш булалар. Чөнки бушлай ашату көнгә бер тапкыр гына каралган. 

-Башлангыч сыйныфта укучы баланың көнлек ашавы дәүләткә ничә сумга төшә?

-Ул 51 сум 85 тиенне тәшкил итә. Ә V-XI сыйныфлар өчен бер көнлек туклану 35 сум 20 тиен булып, шуның 27 сум 50 тиене ата-ана взносы булса, 7 сум 70 тиене дәүләт тарафыннан һәр балага бирелә торган дотация булып тора. Шуны да әйтергә кирәк, продукцияләр ел саен артып тора. Шуның өчен ата-аналарның балаларына туклану өчен түли торган взнос суммасы да берникадәр арта. Бу безгә генә бәйле әйбер түгел. Һәм башлангыч сыйныфларның суммасына да керми. 

-Мәктәп ашханәләренә продукцияләр кайлардан кайта? Мәктәп бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимешне үзләре куллана аламы?

Филария Шәйморатова:

- Бүгенге көндә без  продукция белән тәэмин итүче 9 поставщик белән эшлибез. Алардан сыйфатлы продукцияләр килә. Биржада уйнаган контрактлар белән 2 сентябрьдән продукцияләр килә башлады. Сөт ризыклары Яшел Үзәндәге һәм Бөгелмәдәге сөт комбинатларыннан килә. Итне ай саен тендер белән уйнатабыз. Шул рәвешле ит ай саен төрле җирдән килә. Мәктәпләрдә үскән яшелчә, җиләк-җимешне үзләрендә куллана алмыйлар. Чөнки бөтен  продукция “Меркурий” программасы аша үтә. Шуны үткән ризыкларны гына балаларга ашата алабыз.

-Мәктәпләрдә балаларны тукландыру быел да күзәтүдә булачакмы?

Реклама

Эльвира Бикметова:

-Әлбәттә булачак. Балаларның туклануы район җитәкчелеге һәм мәгариф идарәсе тарафыннан һәрвакыт ныклы күзәтүдә.  Бу яктан ата-аналарга борчылырга кирәкми. Уку елы башында махсус комиссия төзелеп, без ел дәвамында мәктәпләрне ныклы күзәтүдә тотабыз. Мәктәпләргә баргач ишек төбеннән үк тикшерә башлыйбыз. Мәктәпкә кешеләрне сорап кертәләрме, запас ишекләре бармы? Янгын куркынычсызлыгы сакланамы? Туклану блогында тиешле таләпләр үтәләме? Менюлар дөрес төзелгәнме, алар сакланамы? Ризыкның кыяфәте, тәме... барысы да тикшерелә. 

-Мәктәпләрдә менюдан читкә тайпылышлар булырга мөмкинме?

-Менюлар алдан төзелә. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучыларының менюларына үзгәрешләр кертелергә тиеш түгел. Ул җитәкчелек тарафыннан расланган. Шунлыктан аны үзгәртергә дә, көннәрен алыштырып куярга да рөхсәт ителми.

-Әгәр дә ата-аналар баланы мәктәптә тукландырудан канәгать булмаса, яисә нинди дә булса тәкъдимнәре булса, кайда мөрәҗәгать итә алалар?

-Безнең районның мәгариф идарәсе сайтында туклану буенча кайнар линия булдырылган. Анда минем һәм туклану буенча белгечнең  телефон номеры куелган. Әгәр балагыз шушы мәктәптә миңа туклану ошамый, тәмле түгел дип кайта икән, турыдан-туры  миңа шалтырата аласыз. Балаларыбыз тиешенчә туклансыннар, сәламәт булсыннар диясе килә.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, мәктәпләргә чит кешеләрне кертмиләр. Әмма балалардан бер ни дә яшереп булмый. Шунлыктан без ата-аналар төркемнәрендә балаларны тукландыру буенча сораштыру уздырдык. Кайбер фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез. 

-Безнең бала әйбәт, ди. Балык, котлет, подлив бирәләр. Дөге боткасы ошамый, ди. Ул аны өйдә дә ашамый. 

-Безнеке нык тәмле ашаталар, ди. Кайвакыт аз салалар, кабат сорап та алам, ди.

-Күбрәк гарнир гына бирәләр. Бер-ике тапкыр сосиски да бирделәр. Бер көнне подливы да булды, диде. 
-Башлангыч сыйныфта укучы балам нык тәмле ашаталар, диде. Ә менә югары сыйныфта укучысы ризыклары авызга ала торган түгел, ди. 

-Башлангычтагысы нык тәмле, ди. Зурысы ризыклары салкын , ди. 

-Башлангыч сыйныфларга пилмән биргәндә, югары сыйныфлар ботка ашый. Бер дә дөрес түгел инде. Бер төрле ашатсыннар иде. Башлангычлар болай да бушка ашый.

-Башлангыч сыйныфта укыса да, югары сыйныфта укыса да, ата-ана өчен барысы да бала. 
Югары сыйныфларны да бушка ашатсыннар иде.

Әлеге фикерләрдән күренгәнчә, башлангыч сыйныфларда укучыларның туклануы яхшыдыр дигән өмет бар. Ә югары сыйныфларның туклануына әле игътибарны арттырырга кирәктер. Моны мәгариф идарәсе белгечләре дә игътибарга, үзләренең күзәтүенә алыр дип ышанабыз. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: