Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бушлай юридик хезмәт күрсәтелде

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзаларына дәүләт һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре тарафыннан бушлай юридик хезмәт күрсәтү оештырылды. Сугыш ветераннарына караганда, сугыш чоры балалары күбрәк мөрәҗәгать итте. Алар үзләренә карата азмы-күпме ярдәм булмасмы дип өметләнә. Тормышлары җиңел булмаган өлкәннәребезнең йөрәк сыкравын ишетер вакыт җиткәндер, мөгаен... Түләүсез юридик хезмәт...

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзаларына дәүләт һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре тарафыннан бушлай юридик хезмәт күрсәтү оештырылды. Сугыш ветераннарына караганда, сугыш чоры балалары күбрәк мөрәҗәгать итте. Алар үзләренә карата азмы-күпме ярдәм булмасмы дип өметләнә. Тормышлары җиңел булмаган өлкәннәребезнең йөрәк сыкравын ишетер вакыт җиткәндер, мөгаен...
Түләүсез юридик хезмәт күрсәтүнең 28 апрельдә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә булачагы газетада алдан хәбәр ителгән иде. Сорау белән мөрәҗәгать итүчеләрнең гозерләрен бу көнне район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе, "Бердәм Россия" җәмәгатьчелек кабул итү бүлеге җитәкчесе Дания Касыймова, район прокуроры ярдәмчесе Илмир Гыйбадуллин, район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Альберт Тимеров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова, район пенсия фонды җитәкчесе Дилшат Әмирҗанов, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Лиана Сираева, теркәү палатасы җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтова тыңлады һәм сорауларга җавап бирделәр.
Ойгөл Мирзашәрипова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе:
- Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек безнең районда киң колач алды. Менә бүген дә сугыш ветераннарының, аларның гаилә әгъзаларының со-
рауларына җавап бирер өчен бирегә килдек. Без ветераннар белән ел дәвамында эшлибез. Сорауларына җавап табарга, проблемаларын чишәргә тырышабыз. Бүген аларның сораулары бик тумый да диярлек. Чөнки ышанып әйтергә була - проблемаларының шактый өлеше хөкүмәт тарафыннан хәл ителеп тора. Сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү, пенсияләрне, субсидия-пособиеләрне түләү өлешләре көйләнгән.
Дилшат Әмирҗанов, район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе:
- Бу чараларның иң мөһим пункты - безнең тарафтан пенсия-пособие алучыларга график нигезендә аласы акчаларын үз вакытында тапшыру. Почта аша алучыларга 27 апрель көнне ведомостьларын һәм акчаларын тапшырдык. Почта аша алучылар саны 7 меңгә якын исәпләнә. 2 майдан алып 9 майга кадәр барлык сугыш ветераннарына, инвалидларга пенсияләрен өйләренә китереп бирү, яки, әгәр дә банк аша алалар икән, банктагы хисапларына күчерү каралды. Калган пенсионерлар май ае графигы нигезендә үз вакытында (банктан алучыларга айның 12нче числосында) пенсияләрен һәм пособиеләрен алырлар дип ышандырабыз.
Нәсимә Нургалиева, өченче төркем инвалид:
- Мин үзем Яңа Әлем авылыннан, Богадыда яшим. Өч ел элек җәмәгатем үлеп китте. Хәзерге көндә берүзем генә торам. Ике улым, ике кызым бар. Әлмәттә санаторийда булдым, шуның документларын Игелек үзәгенә тапшырырга килгән идем. Игелек үзәгенә рәхмәтле булуымны белдерәсем килә. Сугыш чоры баласы буларак Әлмәттә бик олыладылар. Мин - сугыш чоры баласы, 1938 елгы. Сугыш вакытының ачлыгынялангачлыгын, бар михнәтен күргән кеше. Әнкәй 7 бала белән калды. Ике баласы ачтан үлде, биш баласын көчкә үстерде. Олы малае сугышта үлде. Әткәй 4 бертуганы белән сугышка китеп, шунда үлеп калдылар. Әнкәйнең үзенең дә 3 туганы яу кырыннан кайтмады. Безнең замандашларның күбесе минем кебек кимсенеп яшәделәр.
Инвалид баламны Казанга әллә ничәшәр мәртәбә алып бардым заманында, ул чакта инвалидларга ярдәм итү юк иде бит. Бурычка кереп, чөгендер басуында эшләп, борчак басу чабып алган акчаны шушы чыгымнарга түләп бардым. "Апа, гомер буе йөреп, балаңны кеше иткәнсең", - дип, ярдәм итүче булмады. Менә шундый кыенлыклар белән ачлы-туклы үтте гомерләр. Аллага шөкер, балаларымны аякка бастыра алдым. Иркутскидагы улым ярдәм итә башлагач кына тамагым туеп яши башладым. Биргәненә шөкер, ут-күз генә чыга күрмәсен, дип яшим. Сәламәтлек булмагач, маллар асрый алмыйм инде хәзер. Дүрт мәртәбә күземә операция ясаттым, көч килгән булган, колак аппаратсыз бернәрсә дә ишетмим, йөрәгем дә сау түгел, кан басымым еш күтәрелә. Ә Әлмәткә аякларым йөрми башлагач бардым. Анысына да көч килгән диделәр табиблар.
Юлия Әхмәтова, 1940 елгы:
- Сугыш чоры балаларына, сугыш ятимнәренә карата дәүләт тарафыннан игътибар җитми. Менә шушы мәсьәләгә берәр нинди ачыклык кертеп булмасмы дип килдем. Узган елдан бирле шушы проблема буенча йөрим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев