Актаныш

Бушлай юридик ярдәм күрсәтелде

20 ноябрь илдә балаларга хокукый ярдәм көне буларак билгеләп үтелде. Бу көнне безнең районда да күп кенә чаралар оештырылды. Нотариус бинасында ятим һәм караучысыз калган балаларны опекага алган гаиләләр белән очрашу үткәрелде. Анда районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Глүзә Хәертдинова һәм районның нотариусы Ләйсән Янгировалар катнашты. Тормыш булгач, проблемалары...

20 ноябрь илдә балаларга хокукый ярдәм көне буларак билгеләп үтелде. Бу көнне безнең районда да күп кенә чаралар оештырылды. Нотариус бинасында ятим һәм караучысыз калган балаларны опекага алган гаиләләр белән очрашу үткәрелде. Анда районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Глүзә Хәертдинова һәм районның нотариусы Ләйсән Янгировалар катнашты.
Тормыш булгач, проблемалары да туып кына тора. Аларның күбесенә җавап таба алмый тилмерәбез. Шул вакытларда законны белүче белгечләр ярдәме кирәк була. Соңгы елларда республикада балаларга үз хокуклары турында аңлатулар күбәйде. Алар законнарны да яхшырак белә башладылар. Тик яңадан-яңа законнар чыгып кына тора.
- Мондый гаиләләрдә дә бала тәрбияләгәндә сораулар туып кына тора, ә ятим һәм караучысыз калган балаларны тәрбияләүче гаиләләрдә ул сораулар аеруча күп була. Шуның өчен дә быел очрашуга опекага бала алган гаиләләрне чакырырга булдык, - диде Глүзә Хәертдинова. - Мондый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның күбесенең әти-әнисе эчкечелек белән шөгыльләнгән өчен аталык-аналык хокукыннан мәхрүм ителгән. Ләкин аларның милекләре булып, һәм ул милекләрдә баланың да өлеше бар. Без ничек тә опекадагы балаларны тораксыз, мирассыз калдырмас өчен тырышабыз. Ләйсән Янгирова да очрашуда бу мәсьәләгә аерым тукталды.
Чыннан да, сөйләшү барышында Ләйсән Янгирова ятим Һәм караучысыз калган балалар, аларның опекуннары нинди хокукларга ия икәнлекләрен бәйнә-бәйнә аңлатты.
- Безгә күбрәк мирас буенча сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Без аларга барысын да аңлатабыз. Кеше вафат булганнан соң, алты ай эчендә мирас эше ачылмаса, аның варисларына мирасны суд аша юллап алырга туры килә. Халык менә шуны дөрес итеп аңласын иде. Ятим һәм караучысыз калган балаларның да опекуннарына моны белеп торырга кирәк. Опекага алган баланың әти-әнисенең берсе вафат булса, мираста баланың да өлеше була. Һәм моны кайгырту опекунга йөкләнә.
Опекуннар опекага алынган баланың әти-әнисе исән булып, эчкечелек белән шөгыльләнгәнлектән, яки авыру, инвалид булганлыктан, алимент түли алмыйлар. Алар алимент түләргә тиешме дигән сорау бирделәр.
- Әгәр опекага алынган баланың әтисе яисә әнисе исерек, ата-аналык хокукыннан мәхрүм ителгән булса да, ул алимент түләргә тиеш. Бу, шулай ук, инвалид, яисә авыру булган әти-әниләргә дә кагыла. Әгәр әти-әни опекадагы баласына алимент түләми икән, опекуннар аны судка бирә ала. Ә суд, ул әти-әнине эзләп табып, мәҗбүри алимент түләттерергә дигән карар чыгара. Суд приставлары алардан алиментны юллап алачак. Опекадагы балаларның әти-әниләре үлгән булса, әби-бабайлары, туганнары булырга мөмкин. Алар да балага ярдәм итәргә бурычлы.
- Опекадагы балалар югары уку йортларына укырга кергәндә нинди өстенлекләрдән файдалана алалар?
- Элек ятим һәм караучысыз калган балалар югары уку йортларына имтиханнарсыз һәм конкурссыз гына кабул ителәләр иде. Хәзер андый өстенлекләр бетерелде. Опекадагы балалар да башка балалар шикелле имтихан балларына карап кабул ителә.
- Әгәр опекага алган бала вафат булса, опекунга баланың мирасы каламы?
- Кызганычка каршы, опекага алган бала вафат булса, опекунга мирас калмый.
- Ятим һәм караучысыз калган балалар бушлай торакка хокуклымы?
- Әйе, андый балалар бушлай торакка хокуклы. Моның өчен опекага алынган балага 14 яшь тулгач, опекун белән бергәләп, торак алу өчен чиратка басарга кирәк. Балага 18 яшь тулгач, чират нигезендә, торак бирелә.
Сөйләшү шактый озакка сузылды. Сораулар арасында күп балалы гаиләләргә бирелүче җир турындагысы да бар иде. Опекуннар әлеге очрашудан үзләренә шактый күп мәгълүмат алып таралыштылар.
Бу көнне сәләтле балалар өчен гимназия-интернатта да балаларны хокукый яклау көне уңаеннан полиция, прокуратура хезмәткәрләре белән очрашу үткәрелде. Укучылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Ә килгән кунаклар үзләренең эшләре белән таныштырдылар, укучыларга хокук һәм бурычларын аңлаттылар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: