Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Буыннар чылбырын барлап...

Сүзем нәсел шәҗәрәмнең бер тамыры булган, белемле, имче-дәвачы, өченче буын әбием Миңнеямал турында. Яшәгән еллары 1876 елның мае-1956 елның февраль айларына туры килә. Чыгышы ягыннан ул Мөслим районы Бүләк авылына барып тоташа. Шәмсемөхәммәт бабай аны шуннан ярәшкән. Әби яклап нәселебез озын гомерле. Аның туганы "Чәчкә әби" 105 яшькә, әнисе Фәрхиямал...

Сүзем нәсел шәҗәрәмнең бер тамыры булган, белемле, имче-дәвачы, өченче буын әбием Миңнеямал турында. Яшәгән еллары 1876 елның мае-1956 елның февраль айларына туры килә. Чыгышы ягыннан ул Мөслим районы Бүләк авылына барып тоташа. Шәмсемөхәммәт бабай аны шуннан ярәшкән.
Әби яклап нәселебез озын гомерле. Аның туганы "Чәчкә әби" 105 яшькә, әнисе Фәрхиямал 100 яшькә тикле яшәде, әнием Нәсимәгә 93 яшь, хәтере бик яхшы. Ул үзе бер "тере" тарих. Истәлек язмаларым да гел әнкәй сөйләгәннәрдән тулыландырып язып алынган.
Татар халкында, җиде буын әби-бабаңны бел, дигән сүз йөри. Әби-бабаларыбыз элек-электән үз нәселләре белән кызыксынган. Шәҗәрәләр телдән-телгә, буыннан-буынга күчкән. Гади кызыксыну гына булмаган бу. Җиде буынга кадәр туганы белән никахлашырга ярамаган, андыйлар кушылса, балалары сәламәт булып тумый, дип ышанганнар. Шуңа күрә шәҗәрәне өйрәнгәннәр, җиде буынына кадәр барлаганнар.
Шәҗәрәмнең бер очы әбием Фәрхиямалның әнисе Миңнеямалга барып тоташа. Ул, кулы һөнәр белү сәбәпле, кадер-хөрмәттә яшәгән. Бик белекле, кадерле кеше булган. Ул вакытта медицина хезмәтен имче карчыклар башкарган. Әби менә шул карчык булган да инде. Аңа тирә-яклардан, ерак җирләрдән килә торган булганнар. Төрле шешләрне, тимрәүне, вак-төяк чирләрне бетерә торган дару ясаган, кешеләрнең пычрак каннарын агыза белгән, үзлегеннән өйрәнгән дәвачы, "халык табибы" булган ул.
Тәнгә чыккан тимрәүне икегә аера торган булган. Берсен дәвалый алган, икенчесен, "ирсәк" дигән тимрәүне дәвалый алмаган. Ул кияүгә чыкмаган, яше кергән хатын-кызларда, өйләнмәгән ир-атларда булган. Ерактан 2 хатын-кыз килгәнлеге билгеле, берсен дәвалый, ә икенчесенә, кияүгә чыкса, тәненә чыккан тимрәү бетәсе икәнлеген әйтә. Ул тимрәүне дәвалау өчен кычыткан, әрем, әрекмән тамырын киптереп, төеп, шуларның барысын катнаштыргач, май, әче катык, көл өстәп дару әзерләгән.
Бик зәһәр нәрсә килеп чыккандыр инде, чөнки бу хакта көлеп сөйләгән сүз дә калган. Түбән Яхшый авылыннан Нәсих атлы урманчының башына тимрәү чыккан.
- Әби, бетерә алсаң, мин сиңа бер ат йөге агач бирәм, - ди бу.
Әби катнашма даруны әзерләгәч килергә куша.
- Түзәрсеңме? - дип ризалыгын ала. Ул көн килеп җитә. Нәсих абыйга әбинең даруны сөртүе була, теге түзә алмыйча кычкырырга тотына: "Тоттырырмын мин сиңа утынны", - дип чыгып чаба.
Әче катык белән тозны бутап култык астына, тәнгә чыккан "бүре уы"ын, у-у дигән авазлар чыгарып дәвалаган. Соңыннан, бүре тәпие белән сыпырып куйган (мамык булмаган). Нәсихнең аркасына, тәненә кызыл бетчәләр чыга. Әби, Нәсихнең аркасын ышкып: "У-у, балакаем, у-утын бирерсеңме?-у-у, - ди икән.
- Бирәм, әбекәй, бирәм, бетсен генә, - ди икән. Бер ат йөге утын китереп аударганы билгеле.
Ул тәндәге шешләрне, үлекләрне лампа куыгы белән суырып ала белгән. Шешләрне әче катык сылап көчеккә дә ялаткан.
Төрле шешләрне беренче төкереге белән дә дәвалаган. Баш түбәсенә шеш чыккан бер сабыйны күрше Бишкүмәч авылыннан алып килгәннәре билгеле. Иртәнге төкерегемә алып килеп җиткерегез, дия торган булган ул. Әби дәвалый торгач, шеш эренләп тишелә, бала исән кала. Әбинең шифасы турында хәбәр тиз арада таралган.
Янәшә-тирәдә бик күп яшь балаларга "кендек әби" булган. Алар саны 100ләп булып, бар да сау-сәламәт туган. Баланың кайчан туасын белгән, көне җиткәч килеп алырсыз, ди торган булган. Яңа туган сабыйның кашы тигез, нәзек булсын өчен көмеш тәңкә белән сызган. Шулай итеп, авылда кендек әби булып та хәтергә кереп калган. Бәбиләп исән-сау калгач, өч көн рәттән мунча ягылган, өч көн рәттән эчләрен сылап, урынына утырта торган булган ул (бәлки, хәзерге хатын-кызларга шул җитмидер, эчләре зур булып калган хатын-кызлар күп). 76 хуҗалыклы авылга 4 мунча булып, чиратлашып якканнар. Кем артыннан кем буласы алдан билгеләнгән. Көчле янгын чыгып, 3 урамнан бер генә калган.
Әби мунча керергә бик яраткан. Тез янына, тәннең аерым урыннарына җыелган "сары су"ларны бал белән тоз салып, бермә-бер әзерләнгән измә белән сылаган, кайнар мунчада тирне агыза белгән.
Әби турында хәзерге көнгәчә кызыклы мәзәкләр калган.
Әбине мунчага дәшәргә килгәннәр. Әби үзе мунчада икән.
- Әбекәй, мунчага алырга килдем. Мунчага бар!
- Улыкаем, кем баласы соң әле син?
- Менә шуныкы, -дип аңлата икән.
- Улыкаем, коенам да хәзер йөгерәм, - ди икән әби.
Әби берчак бер хатын-кызны бәбиләтеп кайтып килә икән.
- Әбекәй, исәнме, кая бардың? - дигәч, ул:
- Бәбкәемнең бәбкәе бар, шунда бардым, бәбкәем, - ди икән. Бу җөмләдә бәбкәем сүзе өч мәгънәдә бирелә.
Әби шаян сүзле, җор телле, ачык күңелле булган шул. Кешегә килеп керсә дә, күңелне күтәрә белгән, безнең якларга гына хас булганча уен-көлкеле тел булган анда. Үзе бик таләпчән дә булган.
Кыйблага карап аккан чишмә генә шифалы чишмә була дигән. Авылыбызда 2 чишмә булган. Дәваларга кирәк булганда шул сулардан файдаланган.
Куян тәпие белән мал-туарны дәвалаган.
Әбекәй сугыш елларында балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән (1944-1945 еллар).
Сугыш вакытында Имәнле (Матвеевка янында, бу авыл хәзер юк) дигән авылда 2 ел Мәдинә атлы колхоз рәисенең балаларын тәрбияләшкән. Шунда хезмәт иткән. Мәдинә хуҗалыгын, балаларын аңа ышанып тапшырган. Тарантасы белән туктап, тиз генә ашап, чыгып йөгерә торган булган.
Әбекәй урын алыштырырга куркып тормаган. Бик тәвәккәл булган. Сугыштан соң улы Миңнеәхмәт янына Малтуа шәһәренә бара. Анда яши, паспортны да шунда ясата.
Әбекәй артык дини булмаган, ләкин намаз укыган.
Миңнеямал әби үлгән көнне минем өченче апам дөньяга килә. Ул йөзлек белән туа. Гүзәл дип исем кушалар. Әмма ләкин ул Фәрхиямал әбинең кырыгы көнне, кич юл һәлакәтендә үлде. Нәселебездә табигать тарафыннан ниндидер бәйләнеш барлыгы сизелә.
Безнең нәселнең шәҗәрәсен ачыклауда, 8 буынны ныклап барлауда куйган хезмәте һәм аны барлык нәселгә дә эшләп таратканы өчен Рәдис Хашимовка рәхмәтлебез.
Нәсел чылбырларын барлау - әһәмиятле чараларның берсе. Алдагы буыннарга нәсел шәҗәрәсен тапшыру төп бурыч булып санала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X