Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәяләр артуда безне гаепләүчеләр дә бар

- Монда калырга иде. Ничек тә үзебезгә яшәр урын булдырып, картлык көннәрне тынычлыкта үткәрәсе килә, - ди, 7 нче дистәсенә якынлашып килгән Нургали абый Галимов. Халык ышанычын югалтып, дәүләт буларак юкка чыгып килгән, канкойгыч мәгънәсез сугышка баткан Украина якларыннан, гомер буе җыйган малын, милкен калдырып безнең якларга килеп урнашырга мәҗбүр...

- Монда калырга иде. Ничек тә үзебезгә яшәр урын булдырып, картлык көннәрне тынычлыкта үткәрәсе килә, - ди, 7 нче дистәсенә якынлашып килгән Нургали абый Галимов. Халык ышанычын югалтып, дәүләт буларак юкка чыгып килгән, канкойгыч мәгънәсез сугышка баткан Украина якларыннан, гомер буе җыйган малын, милкен калдырып безнең якларга килеп урнашырга мәҗбүр булган кешеләрнең берсе ул.

- Төп мин Уразайныкы. Шунда туып, шунда белем алган кеше. Армия сафларыннан кайткач ПМК-746да рәссамчы булып эшләдем. Аннан, 1973 елларда Украина якларына китеп төпләндем. Бар гомерем Краматорск шәһәрендә узды. Ирина апаң белән гаилә корып. 3 бала тәрбияләдек. Барысы да үзебезнең янда иде... Хәзер "инде" дип кенә сөйләргә кала, чөнки сугыш башлангач кызыбыз Аня кияү белән Түбән Новгород якларына китте, без менә төпчек улыбыз Алексей белән монда кайтып төпләндек, ә уртанчы улыбыз Александр гаиләсе белән әле һаман Краматорскта. Йортыбыз бик матур, тыныч урында урнашкан иде. Бер якта дачалар, гел яшел бакча. Алардан ерак түгел аэродром... Җәй башларында иң канкойгыч бәрелешләр шунда һәм бездән ерак түгел Славянскта булды. Куркыныч булса да, китәргә исәп юк иде. Тик 2 май көнне инфаркт аяктан екты, хәстаханәгә эләктем һәм андагы табиблар "Яшисең килсә, ничек тә моннан китү ягын кара. Бу хәлләрдә без сиңа берни белән дә ярдәм итә алмаячакбыз," дип киңәш иттеләр, - дип сөйләп китте ул.

- Нургали абыеңны хәстаханәгә озаткан көнне тәрәзә төбендә генә танклар тора иде. Милли гвардиянең блокпосты да йорт янында гына урнашты. Көн-төн атыш. Тәрәзә янына киләргә куркып төн йокламый чыккан көннәр шактый булды. Бер якта аэродорм, икенче якта блокпост. Без уртада... Урам тулы кораллы кешеләр. Кибетләргә кереп, кирәк нәрсәләрен болай гына алып чыгып китәләр. Урам тулы исерек, чыгарга да куркырсың. Без киткәндә, 16 июнь көннәрендә Славянск белән Краматорск арасындагы юлда экологик катострофага күп калмаган иде. Үле гәүдәләрнең исеннән чыдамалы түгел иде. Ике шәһәр арасындагы 10 чакрымлык юл читендә гел үле гәүдәләр ятты, - дип сүзгә кушылды баштан кичкәннәрне хәтергә алып Ирина апа.- Бездәге хәлләрне сөйләсәң ышанмыйлар, "әкият бу" диючеләр дә булды. Үз күзләрең белән күрмәгәч, хәер, ышанырлык та түгелдер. Тик баштан кичкәннәрне дошманыңа да теләмәссең,-дип сукранды ул. Ирина апа шунда туып, шунда үскән кеше. - Әти-әниләрнең, бабаларымның да каберләре шунда. Тик мин анда мәңге әйләнеп кайтмаячакмын, - дип яшь аша кат-кат кабатлады ул.

- Кызыксынган булсаң, бәлки хәтерлисеңдер: Сочида узган Олимпиада да Украинадан Елена Подгрушная исемле биатлонистка дөнья чемпионы булган иде. Хәзер ул милли гвардиядә снайпер вазифасын башкара. Аңа ни җитмәгән?! Акча өчен үз милләттәшләрен үтерә бит ул, - ди ачынып Нургали абый.

Нургали абый белән Ирина апа иртә таңнан телевизордан яңалык карый. Бүгенге көндә утюгны кушсаң да Украина хәлләрен сөйли бит. Күпләр инде бу хәлләрдән тәмам туйган, телевизор кабызган саен "Тагын шул Украина!" дип сукрана. Тик алар өчен иң көтеп алган тапшыруларның берсе ул. Украина болгавырына бәйле дөньяда инде күптәннән мәгълүмати сугыш бара. Безнең ише, читтә яшәгәннәр өчен дөреслекне билгеләү җиңел түгел. Шуңа да үземне кызыксындырган тәүге сорауны бирми булдыра алмадым:

- Украина мәгълүмат чаралары бер сүз сөйли, Россия каналларында бөтенләй икенче күренеш. Дөреслек кайда? Әлеге сорау Ирина апаның нык кына күңелен күтәрде, рәхәтләнеп көлеп туктагач:

- Россия яңалыкларында 90 процент дөреслек, Украина каналлары исә 100 процент ялган күрсәтә. Мәсәлән, без китәр алдыннан гына Краматорскка берничә автобус кеше төяп килделәр дә, сарылы-зәңгәрле Украина флагларын болгап урамнардан йөрттеләр. Украина мәгълүмат чаралары рәхәтләнеп видеога төшерде. Аннан төялеп кире киттеләр. Кичен исә, яңалыкларда "Краматорск халкы милли гвардияне, үзләрен азат итүче геройларны каршы ала" дип күрсәттеләр. Үз күзләре белән күрмәгәннәр ышана инде,- дип җавап бирде ул.

- Украинаның шактый гына шәһәрләрендә Ленин һәйкәлләрен җимерделәр. Бу хәл Краматорск шәһәрен дә читләтеп узмагандыр бит?

- Бездәгесен җимермәделәр, без киткәндә әле тора иде. Һәйкәлне муенына Украина флагын урап, Ленин чалбарларының бер балагын сарыга, икенчесен зәңгәргә буяп куйдылар. Аңа илткән баскычны да шулай буяуга манчыдылар. Шул сәбәпле, һәйкәл янына килүчеләр "Украина флагын" таптап йөрергә мәҗбүрләр, - ди Ирина апа, елмаеп, һәйкәл мәсхәрәләүдә катнашканнарның наданлыгына ишарәләп.

Нургали абый белән Ирина апаның Краматорскта 4 бүлмәле фатирлары калган.

Реклама

- Кайчандыр аның бәясе 20 мең доллар иде, киткәндә 1 мең долларга да сатып алучы табылмады. Без киткәндә 280 фатирлы 9 катлы йортның 3тән 1е бушаган иде инде. Кем кайда китә алды - китеп беттеләр. Әле менә сүз йөри: риэлторлар бу фатирларны очсыз бәягә генә сатып ала башлаган икән. Кире кайтучылар бар бит, йортсыз калганнар да күп, кемнең акчасы бар шуларга саталар икән. Без дә һич югы шул юк бәягә сатып булмас микән дип өметләнәбез. Шунда калган улыбыз йөри бу эш белән, тик бер дә барып чыкмас кебек тоела. Киткәндә кулга сыйганнарныны гына алдык, бар дөнья шунда калды,- ди Нургали абый.

Сугыш михнәтеннән качып туган якка юл алганда Чаллы шәһәренә барып төпләнергә ниятләгән алар. Тик торырга кулай бәягә фатир, уллары Рәсәй гражданы булмагач эш таба алмый Актанышка кайтып төшкәннәр. Фатир табып инде хәзер ничә ай шунда яшиләр. Комуналь хезмәтләр белән айлык өстәмә 2 мең сум күләмендә хуҗага биргән акчаны исәпкә алсаң 4-5 мең сум түләп торалар. Әле фатирга түләп кенә эш бетми бит, яшәргә дә кирәк. Икесе дә лаеклы ялда. Ничек акча җиткерүләре хакында сорагач, Ирина апа:

- Яшерен-батырын түгел, пенсия карточкаларын малайга калдырдык, ай саен күчкән акчаны безгә сала. Һәрберебезгә 800шәр гривна пенсия тия бит, икебезгә 1600 гривна чыга. Сезнең акча белән исәпләгәндә 5 мең сум тирәсе инде ул. Шуны җиткерергә тырышабыз инде. Сездә хәзер кышкы айларда җылылык өчен күп килә, шул гына бераз борчу тудыра. Түләр өчен 2 пенсия дә җитмәс, - ди ул.

- Шулай да, Россияда пенсионерларга хөрмәт зуррырак,- ди аның сүзләрен күәтләп Нургали абый. - Пенсияне күбрәк алалар. Монда төпләнеп, гражданлык алганчы гына ел-елярым тирәсе узачак. Кәгазь эшен үзең беләсең бит... Инде шактый йөрдем. Казан да, Чаллы да калмады. Юлга чыккан саен акча кирәк, кайда барсаң да түләү сорыйлар. Шунысы гына бераз авыр. Ярый әле дуслар, бергә укыган сыйныфташлар ярдәмнәреннән ташламый. Дустым Дамир Ильдаров ярдәм итте, аңа рәхмәтле. Чаллыда яшәүче сыйныфташым Гаяз Исламов һәрдаим ярдәм күрсәтеп тора: тегендә-монда барырга машинасын да, беренче вакытка акчасын да бирде. Туганнар да һәркайсы булдыра алганча ярдәм күрсәтте: кемдер бәрәңгесен, кемдер йорт җиһазын булдырды. Менә бу телевизорны дини райондашларыбыз бүләк итте. Күрше йортта яшәүче бер ханым шкаф бирде. Кызганыч, исемнәрен генә сорарга онытканмын, баш буталып беткән инде, гафу итәрләр,- ди Нургали абый. - Район хакимияте дә ярдәменнән ташламады. Йөрәк белән интеккәнне белгәч республика хәстаханәсенә юллама бирделәр. 17 көн шунда дәваланып кайттым. "Операция ясап булмый, йөрәгең күтәрмәс. Үзеңне булдыра алганча саклап яшисе генә кала" дип искәрттеләр андагы табиблар,- ди ул.

Лаеклы ялга чыгып, тормышның бар тәмен, ямен татып яшәр чакта сәяси болгавырга эләгеп "качак" билгесе алган Нургали абый белән Ирина апа бүген үз тормышларын яңа биттән башларга мәҗбүр.

- Шунысы кызганыч, арада, "Сезнең ише качаклар аркасында, санкцияләр куелды, бәяләр арта! Сез генә гаепле!" дип әйтүчеләр дә бар, - ди Нургали абый. Һәм бу безнең, актанышлыларның тарафыннан яңгыраган сүзләр. Әлеге гаепләүләрнең никадәр мәгънәсез икәнен сөйләп торасы юктыр. Бу безнең ни дәрәҗәдә фикер йөртүебезнең генә бер ачык мисалы. Хәер, бар Актаныш халкы да бу фикердәдер дип әйтәсе килми.

Бүгенге көндә күпне кичергән Нургали абый белән Ирина апага һәркем ярдәм итә ала һәм алар аз гына ярдәмгә дә шат. Икесе дә авыру. Ирина апа онкологик чирне җиңеп сәламәтлеккә туеп бетә алмый. Саный китсәң, даваланырга дару алыйм дисәң дә шактый кирәк. Вакытлыча сыенган фатир да җиһазларсыз. Тегеннән-моннан юнәтеп бер кровать ясап куйганнар, утырырга урындыклар юк, газ плитәсе дә куркыныч хәлдә. "Газовиклар кереп күрсәләр, штраф сугарга да озак сорамаслар" ди Нургали абый.

Сер түгел, күпләрдә кирәксезгә калып, тузан җыеп яткан йорт җиһазлары күп. Аларга җан өреп, икенче тормыш бүләк итсәк күпкә файдалырак булыр иде. Ярдәм итәргә теләк белдерсәгез 8-906-333-09-62 номерына шалтыратып Нургали абыйның үзе белән сөйләшергә була, яисә 3-15-44 телефоны аша мөхәрриятебезгә хәбәргә чыгарга була. Каты бәгырле булмыйк. Сугыш михнәтләреннән ерак торсак та, беребез дә кыен хәлдә калмасбыз дип тулы ышаныч белән әйтә алмый. Дөнья бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X