Быел 3 мең бала «Цифрлы икътисад» проекты буенча мәгълүмати технологияләрне өйрәнәчәк

Татарстанда 23 меңнән артык кеше цифрлы икътисад юнәлешендә белемнәрен арттырачак.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру 55 Яндекс-Лицей һәм 65 IT-сыйныф ачарга һәм быел ук берничә мең баланы мәгълүмати технологияләр нигезләренә укытырга мөмкинлек бирәчәк. Кешеләрнең белемнәрен күтәрергә, яшь буынны цифрлы икътисад шартларында тәрбияләргә «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты ярдәм итә.
2020 елда 1 мең бала — Яндекс-Лицейда, ә 900 бала «IT-академия» курсларында укыячак. Моннан тыш, 500 бала «IT-cube» үзәгендә заманча компьютер технологияләре һәм робототехника серләрен үзләштерәчәк. «Школа 21» проекты да 500 баланы укырга кабул итәчәк.
Өлкәннәр дә белемнәрен арттырачак. 2020 елда 9 929 студентны цифрлы икътисад өлкәсендә төп компетенцияләр буенча әзерләп чыгарачаклар. Өстәмә белем бирү программасы кысаларында республикада тагын 13 мең кешене шундый ук компетенцияләргә өйрәтәчәкләр. Шулай ук Татарстанда 7 эре хакатон үткәрергә һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 150 грант оештырырга планлаштырыла.
Бүгенге көндә Татарстан «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын һәм шул юнәлештәге «Мәгълүмати инфраструктура», «Мәгълүмати куркынычсызлык», «Цифрлы технологияләр», «Цифрлы дәүләт идарәсе», «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» кебек биш федераль проектны тормышка ашыру буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора.
2019 елда проект кысаларында 1 мең кеше «Шәхси цифрлы сертификатлар» программасы буенча укыган иде. Шулай ук 520 дәүләт хезмәткәре CDO программасы буенча квалификациясен күтәрде, 500 кеше «Акыллы шәһәр» программасы буенча укыды.
Киләчәктә 2024 елга кадәр татарстанлыларның цифрлы икътисад өлкәсендәге грамоталылыгын арттыру, халыкның 40 процентын цифрлы хезмәтләр белән кулланырга өйрәтү максаты куелган. Талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен махсус программа һәм проектлар гамәлгә ашырылачак, шул исәптән — IT-олимпиадалар оештыру, белем бирү грантлары булдыру, мәгълүмати технологияләр буенча белгечләр әзерләүче югары уку йортларында урыннар санын арттыру.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 07:23Әй, язмыш, язмыш: Өлгерәсе иде!.. Аркамда – биштәр, аякларымда – кроссовкалар, өстемдәге курткам да пикникка чыкканда кия торган, яңасы никтер тәнемә ябышмый. Көзге каршында сәгатьләр буе чәч ясап азапланучыларны, гомумән, аңламыйм. Бейсболкамны башыма ябыштырып куям да чыгып чабам. Ләлә САБИРОВА11600
-
20 май 2022 - 06:30Эчә белеп эчсәң дә... Берничә ел элек мин ару гына салгалый идем. Шушы зәхмәттән котылырга теләп, бик күп имчеләр белән аралаштым, наркологларга да барыштырдым. Әллә файдасы тиде, әллә үземнең ихтыяр көчем нык булды, мин бу чирне җиңдем. Әлегә. Арытаба ничек булыр, белеп булмый. Ә менә шушы юлда очраган белгечләрнең кайбер киңәшләре белән уртаклашасым килә.10400
-
19 май 2022 - 19:04Актанышның икенче мәктәбе укучылары "ЭкоЯз" акциясендә катнашты Районыбызда "ЭкоЯз" акциясе дәвам итә.17000
-
19 май 2022 - 15:33ПИОНЕРИЯГӘ 100 ЕЛ: Бүген пионер ветераннары, укучылар, әйдәманнар катнашында юбилей слеты узды (+фоторепортаж) В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Районкүләм юбилей слетында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып укучыларны, остазларны, пионерия ветераннарын бәйрәм белән котлады.32600
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.50000
-
16 май 2022 - 09:02АКТАНЫШТА ЦИФРЛАШТЫРУ: "Ак Барс Банк" район мәктәпләренә 182 ноутбук бүләк итте "Россия Федерациясендә санлы экономика" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Актаныш районының барлык мәгариф оешмалары югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылды.37800
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?75600
-
12 май 2022 - 15:04Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган Актаныш районы территориясе буенча 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. Бүген “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышында бу хакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев җиткерде.70100
-
12 май 2022 - 14:53Тузганактан варенье кайнатабыз! Дуслар, тузганактан кайнатма ясый беләсезме? Белмәсәгез - өйрәтәбез. Лимон кушылган мондый варенье - салкын тиюдән яхшы профилактик чара, шулай ук төрле инфекцияләрне тизрәк җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә тәме-е-е!..57800
-
12 май 2022 - 14:43Сирень чәчәге белән дәваланыгыз! Тиздән күз явын алып, сирень чәчәк атачак. Бу матур чәчәкнең күп авырудан дәва икәнен белә идегезме?44600
-
13 май 2022 - 19:42АКТАНЫШ ЗАГСЫНДА:Гаилә мәктәбе дәресе. Видеосюжетны - Юлай НИЗАЕВ әзерләде
-
12 май 2022 - 19:24#СӘЛАМӘТЛЕКСАГЫНДА: Халыкара шәфкать туташлары көне. Видеосюжетны әзерләде - Юлай Низаев
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
20 май 2022 - 19:29Актанышта "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачакЕл дәвамында көтеп алган Сабан туе бәйрәмен авыл җирлекләрендә 11 июньдә уздыру планлаштырыла. Ә районкүләмендәгесе 12 июньгә билгеләнде.17600
-
20 май 2022 - 19:21Зачет өчен ришвәт алган укытучыны хөкем иткәннәрБүген Чаллы шәһәре судында Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәтәрләренең квалификациясен күтәрү Бөтенроссия институты филиалының ут, физик һәм тактик-махсус әзерлек кафедрасы укытучысына хөкем чыгардылар.4700
-
20 май 2022 - 18:1920, 21 мая в Казани и 20, 21 мая в Болгарах показывают уникальное световое шоу, к 1100-летию принятия Ислама Волжской Булгарией.В Казани световое шоу можно будет увидеть у стен Казанского Кремля: от Тайницкой до Спасской башни со стороны площади Тысячелетия.4700
-
20 май 2022 - 08:32Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов Актаныш спортчысын уңышлары белән тәбрик иттеАктаныш егете, танылган спортчы Равил Хаҗиев физкультура-спорт юнәлешендәге уңышлары белән безне гел сөендереп тора. Күптән түгел Равил "Ядран-Ойл" компаниясе исеменнән "ТүбәнКамаНефтехим" ПАО оештырган ачык Кубок ярышында катнашты.22101
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла58400
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.66400
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.80700
-
16 май 2022 - 14:3540-летний местный житель Актанышского района осуждён к исправительным работам за неуплату средств на содержание несовершеннолетних детей Прокуратура Актанышского района поддержала государственное обвинение по уголовному делу в отношении 40 летнего жителя Актанышского района. Он признан виновным в совершении преступления, предусмотренного ст.157 ч.1 УК РФ (неуплата родителем без уважительной причин в нарушение решения суда средств на содержание несовершеннолетних детей, если это деяние совершено неоднократно)52300
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.50000
-
16 май 2022 - 11:26Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр.58100
-
16 май 2022 - 10:51Йолдызлар ни сөйли: 16–22 майга гороскоп Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь Кучкар (21.03 – 20.04) Бик урынлы һәм оста итеп әйткән тәнкыйть сүзләрегез берәүләрне уйга салыр, икенчеләрнең ачуын чыгарыр. Эштәге киеренкелекнең берникадәр кимүе өй, ял һәм күңелгә ятышлы башка әйберләр турында уйлый башлау мөмкинлеге бирер. Ял көннәрендә әйбәт хәбәр ишетелер.55901
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?75600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика