Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Быел Актаныш районы территориясендә үлем белән төгәлләнгән дүртенче авария теркәлде

29 июль көнне М-7 федераль трассасының Иске Байсар белән Югары Яхшый аралыгында кеше үлеменә китергән юл юл һәләкәте теркәлә.

Рәсми булмаган чыганаклардан алынган мәгълүмат буенча, 14нче модель "Лада" автомашинасы шоферы идарәне югалта һәм прицеплы йөк машинасына бәрелә.Бәрелү нәтиҗәсендә җиңел машина әйләнә һәм түбәдә кала.

"Лада" автомашинасында 4 кеше - 2 ир-ат,ике хатын-кыз булган, рульдәге 1993 елгы ир кеше алынган тән җәрәхәтләреннән урында ук җан-тәслим кылган.Тагын бер пассажир Яр Чаллы шәһәренә, БСМПга озатылган. Ул комада.

Җиңел машинада хәрәкәт итүчеләрнең Казаннан Уфага ял итеп кайтып барышлары булган.

Ни кызганыч, быелга бу һәләкәт Актаныш районы территориясендәге үлем белән тәмамланган аварияләрнең инде дүртенчесе.

Сүз уңаеннан, узган атнада гына да Актаныш районында 10 юл-транспорт һәләкәте теркәлгән.3 машина йөртүче исерек килеш тоткарланган.

 

фото: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/07/29/620814/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев