Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Быел "Каравон" фестиваленнән нәрсә көтәргә?

Татарстанда 1993 елдан бирле ел саен үткәрелә торган «Каравон» рус фольклорының популяр фестивале быел беренче тапкыр онлайн-форматта узачак. Facebook, Instagram, «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә мастер-класслар, әйлән-бәйлән, концертлар, түгәрәк өстәлләр уздырылачак.

Бәйрәм чаралары Никольскида 18 майда башланачак һәм 23 майга кадәр дәвам итәчәк. Моңарчы халык фольклоры бәйрәмендә булу мөмкинлеге булмаган кешеләр Никольское авылына гадәти булмаган форматта булса да күңел ачу атмосферасына чума алачаклар.

Фестивальнең хедлайнерлары итеп танылган башкаручылар — «Ворожея» төркеме, «Пелагея» проекты резиденты, «Репа& Поверье» фолк-төркеме һәм башкалар билгеләнде. 
23 майда «Каравон» XXVIII фольклор бәйрәме аудиториясенә котлау сүзләре белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итәр дип көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев