Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Быел корпоративларны ничек уздырабыз?

Йөздән артык булмаган хезмәттәш белән кафе яки ресторанда банкетта булырга ярый

Татарстанда корпоративлар тыелмаган, әмма республиканың кайбер кешеләренә мондый массакүләм чараларга барудан баш тарту яхшырак. Бу хакта туры эфирда Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.

"Корпоратив буенча чикләүләр юк. Кискен респиратор вирус инфекция билгеләре булган, яңа коронавирус инфекциясе йоктыруга аеруча дучар булган хроник авырулары булган һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр булган затларга бәйрәм банкетларда катнашырга киңәш итмибез", - дип билгеләп үтте спикер.

Шулай итеп, банкетка ресторанда яки кафега заказ биреп, анда йөзләп кенә кеше катнаша алганын исәпкә алырга кирәк. Бина, буш урыннар санына карамастан, бер банкетка хезмәт күрсәткәндә, үз ишекләрен ябарга тиеш. Тутыру 70 проценттан да артмаска тиеш, шулай ук өстәлләр арасында дистанцияне сакларга кирәк.

Марина Патяшина персоналга битлекләрдә булырга кирәк, ә килүчеләр өчен антисептика кул астында булырга тиеш, диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев