Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Быел суда һәлак булган татарстанлыларның күбесе тыелган урыннарда коенган

Быел республика сулыкларында батып үлгән татарстанлыларның күбесе тыелган урыннарда коенган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин сөйләде.

Ел башыннан республикада 39 татарстанлы батып үлгән, аларның 16сы узган атнада фаҗигага тарыган. Кызганычка каршы, батып үлүчеләр арасында балалар да бар. Рафис Хәбибуллин Түбән Камада булган фаҗига турында искә төшерде. 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 14 яшьлек малай әти-әнисенә шалтырата һәм дуслары белән күлгә китүен әйтә. Шуннан соң укучының кайда икәнлеге билгеле түгел иде. Баланың гәүдәсе ярдан 10 метр ераклыкта 3,5 метр тирәнлектәге буада табыла.

"Кешеләр үлеменең төп сәбәбе- җиһазландырылмаган урыннарда коену. Моннан тыш, узган атнада һәлак булган 16 кешенең унбере исерек булган", - дип белдерде спикер.

Коену сезоны башланганнан бирле барлыгы 11 кеше батып үлгән, алар исерек хәлдә коенырга киткән. Рафис Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, республикада сулыклар янында хәмер эчүчеләрне җаваплылыкка тарту буенча максатчан эш юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев