Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Быел татарстанлылар ирекле рәвештә тапшырган корал өчен ярты миллион сум премия алган

Узган елда республика гражданнары 322 берәмлек корал, 189 берәмлек сугыш кирәк-яраклары һәм 700 граммнан артык дары тапшырган.

2019 елда татарстанлыларга ирекле рәвештә тапшырган корал өчен ярты миллион сумнан артык премия түләнгән. ТР буенча Росгвардия идарәсе лицензия-рөхсәт бирү эшләре үзәгенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Илнур Сабиров «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

2019 елда татарстанлылар ирекле рәвештә 322 берәмлек корал, 189 берәмлек сугыш кирәк-яраклары һәм 700 граммнан артык дары тапшырган. Республика муниципаль берәмлекләренең хокук бозуларны кисәтү буенча комиссияләренә республика гражданнарыннан аларга корал һәм сугыш кирәк-яраклары тапшырган өчен акчалата премия түләүгә 318 гариза җибәрелгән.

«Килгән гаризаларны тикшергәннән соң, вәкаләтле органга татарстанлыларга 524 424 сум күләмендә акчалата премия түләү өчен документлар юлланды», - диде Илнур Сабиров.

Росгвардиядә искәртүләренчә, әгәр корал яки сугыш кирәк-яраклары тапкансыз икән, 112 яки 02 телефоннары буенча тиз арада полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Оператив-тикшерү төркеме урынга барып, экспертиза үткәрәчәк һәм аның нинди корал икәнен билгеләячәк. Табылдык турында мәгълүматның, кагыйдә буларак, бик тиз таралуы, коралны шунда ук тапшырмаган гражданинның җинаять җаваплылыгына тартылачагы хакында онытырга ярамый», - дип аңлатты ТР буенча Росгвардия идарәсе лицензия-рөхсәт бирү эшләре үзәгенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев