Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Быел яр буйларында битлек киеп ял итәргә туры килер микән?

Кәккүк кычкыра башлагач, су керергә ярый, ди иде өлкәннәр. Бу безнең якларда якынча май азагы - июнь башларына туры килә. Башка елларда, гадәттә, 1 июньнән су коену сезоны башлана иде. 



Русиялеләргә пляжда ял иткәндә битлек кияргә кирәкми, әмма социаль дистанцияне саклау мәҗбүри. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова «Мәскәү. Кремль. Путин» программасында шул хакта хәбәр итте. Аның анонсы Instagram социаль челтәрендә дөнья күргән.

«Без пляжда битлек киюне таләп итмибез», — дип яза Попова.

Ул билгеләп үткәнчә, ял итүчеләр арасында дистанция сакланырга тиеш. Бер гаилә әгъзалары булган кешеләргә бу таләп кагылмый, әлбәттә.

Таҗлы вирус инфекциясе таралу куркынычын искәртү максатында барлык пляжларда да махсус патрульләр булдыру киңәш ителә.

Kiziltan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев