Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘЙГЕГӘ ЙОМГАК ЯСАЛДЫ: “Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул!”

- Акыллы, тәүфыйклы, алтын канатлы булып үс, балам, - дип, өлкәннәребез оныкларына мөрәҗәгать итте район Игелек үзәге хезмәткәрләре оештырган эчкерсез, җылы кичәдә. Оныкларны һәм дәү әни-дәү әтиләрне берләштерү, аларның араларын якынайту максатын куйган "Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул!" фотокүргәзмәсенең йомгаклау тантанасы шул рәвешле буыннарны берләштерүче ял кичәсенә әйләнде. Өлкәннәребез...

- Акыллы, тәүфыйклы, алтын канатлы булып үс, балам, - дип, өлкәннәребез оныкларына мөрәҗәгать итте район Игелек үзәге хезмәткәрләре оештырган эчкерсез, җылы кичәдә. Оныкларны һәм дәү әни-дәү әтиләрне берләштерү, аларның араларын якынайту максатын куйган "Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул!" фотокүргәзмәсенең йомгаклау тантанасы шул рәвешле буыннарны берләштерүче ял кичәсенә әйләнде.
Өлкәннәребез оныклар белән килгән. Бер-береңә булган иң якын хисләр, иң тәмле, иң газиз сүзләр шигырь юллары аша да, җыр аша да, төрле мавыктыргыч уеннар аша да белдерелде. "Тезелеп бас", "Сүзләр уйлап тап", "Иң татлы сүзләр", "Урындык", "Сорау бирер нәниләр, нәрсә әйтер әбиләр?" уеннарында өлкәннәр дә, балалар да бик рәхәтләнеп катнаштылар, күңелле ял иттеләр.
- Кадерле өлкәннәребез, дәү әни-дәү әтиләр өчен иң кадерле кешеләр - оныклар.Тормыш мәшәкатьләреннән арынып, үзара аралашып ял итсеннәр, аралар тагын да якынайсын дип, бергәләп чакырдык сезне. Фотокүргәзмәгә килгән сурәтләрне күреп сокландык та, гаҗәпләндек тә. Күңел җылысы белән эшләп, кадерләп безгә алып килгәннәр. Һәр бала - җиңүче, уңган, булган дәү әни-дәү әтиләрнең һәркайсын да һөнәрләре, яраткан шөгыльләре буенча карап, номинацияләр билгеләдек. Исән-имин, сәламәт булып, оныкларның дәүмәтен күреп, сөенеп аралашыгыз, чүкердәшеп яшәгез, - дип, Игелек үзәге директоры Рәмилә Закирҗанова үзәк хезмәткәрләре исеменнән хөрмәтен белдерде, рәхмәт әйтте.
- Игелек үзәге хезмәткәрләре белән бергә эшлибез. Һәр кешенең күңеленә үтеп кереп, ярдәм итәргә тырышып хезмәт куялар. Балаларга да, олыларга да шәфкатьле, ихтирамлы алар. Сәламәт булып, матур итеп аралашып яшик, - диде.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Земфира Хаҗиева:
- Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе балалар өчен ел саен төрледән-төрле чаралар үткәрә: иҗади рәсем бәйгеләре, әбекәйләр турында шигырь, инша конкурслары. Быел исә, "Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул " темасына фоторәсемнәр бәйгесен игълан иттек. Конкурсның максаты - районда яшәүче өлкәннәребезгә карата игътибарны арттыру, җәмгыятьтә өлкәннәрнең ролен күтәрү, балалар арасында өлкән буынга хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү, өлкәннәребезгә оныкларының эшләре өчен сөенеч тудыру.
Барыбыздан олы, өебезнең нуры булган иң эшчән, иң оста куллы һәм чын мөселман әбекәй-бабакайларыбызны оныклары эш-шөгыль вакытында төшереп алганнар. Башкача була да алмый. Дәү әти-дәү әниләребез лаеклы ялда булсалар да, һаман эштә, яраткан шөгыльләрен ташламыйлар, үзләре белгәнне оныкларына да өйрәтеп калдырырга тырышалар. Мәсәлән, буыннарны берләштерүче бәйрәмгә Такталачык авылының Гайсиннар гаиләсеннән дүрт буын вәкиле оныкчык-онык-балалар-әти-әни килгәннәр.
Җиңүчеләр
"Минем алдынгы әбием, бабам" - Шәрифҗанова Гүзәл, Такталачык авылы; "Минем спортчы әбием, бабам" - Иманаева Самира, Актаныш; "Минем җитез әбием, бабам" - Иманаев Данияр, Актаныш; "Минем көләч әбием, бабам" - Мурзина Зәлия, Байсар авылы; "Минем яшәүдән ямь табучы әбием, бабам" - Сергеев Батырхан, Актаныш; "Минем уйлап табучы әбием, бабам" - Гайсина Әдилә, Такталачык; "Минем алтын куллы әбием, бабам" - Сәлахов Нияз, Богады; "Минем гади әбием, бабам"- Шәемова Илсөя, Такталачык; "Минем бакчачы әбием, бабам" - Шәмсиева Әдилә, 10 яшь; "Минем уңган әбием, бабам" - Гыймазов Гадел, Актаныш; "Минем оста куллы әбием, бабам" - Габдрахманов Азамат, Актаныш; "Минем дини әбием, бабам" - Мухтаров Рүзәл, Такталачык; "Минем тырыш әбием, бабам" - Галиева Алинә, Әтәс; "Минем ак күңелле әбием, бабам" - Закирова Залина; "Минем чын мөселман әбием, бабам" - Шәйдуллина Ильвина, Аккүз; "Минем кунакчыл әбием, бабам" - Шәйдуллин Гамил, Аккүз; "Минем умартачы әбием, бабам" - Миргалимов Рифат, Теләкәй; "Минем эшчән әбием, бабам" - Гаянова Әминә, Богады; "Минем ярдәмчел әбием, бабам" - Әхмәтова Айзилә, Аккүз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев