Актаныш

Быел Актаныш авылында үзара салым акчасын түләүдән кемнәр азат ителәчәк?

Әлеге сорауга Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимеров җавап бирә: 19 ноябрьдә республиканың, районның барлык авыл җирлекләрендә дә, шул исәптән, Актанышыбызда да референдум уздырылачак. Киләсе 2018 елда үзара салым акчасын җыю 19 ноябрьдә булачак референдум нәтиҗәләреннән чыгып башкарылачак. Моңа кадәр 18 яше тулган һәрбер балигъ кешедән җыелды ул....

Әлеге сорауга Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимеров җавап бирә:
19 ноябрьдә республиканың, районның барлык авыл җирлекләрендә дә, шул исәптән, Актанышыбызда да референдум уздырылачак. Киләсе 2018 елда үзара салым акчасын җыю 19 ноябрьдә булачак референдум нәтиҗәләреннән чыгып башкарылачак. Моңа кадәр 18 яше тулган һәрбер балигъ кешедән җыелды ул. 1 нче төркем инвалидларга ташлама каралды. Узган ел 18 яше тулган, көндезге бүлектә укучы студентлар да түләүдән азат ителде.
Быел да көндезге бүлектә укучы студентлар, шулай ук 1 нче, 2 нче, 3 нче төркем инвалидлар үзара салым акчасы түләмиләр. 18 яше тулган башка категория барлык кешеләрдән дә 500әр сум үзара салым җыю турында сүз алып барыла.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: