Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Быел Актаныш районда 345 кеше бакыйлыкка күчкән

17 октябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә авыл җирлекләренең тугыз айлык эшчәнлегенә багышланган 25 нче форма киңәшмә үтте. Быелның 9 аенда 156 сабый туган. Бу узган елның шул чорына караганда 72гә кимрәк. Үлүчеләр исә, киресенчә, арткан. Хисап чорында 345 кеше бакыйлыкка күчкән, узган елның шул чорына караганда 22гә күбрәк. Эш көчендәгеләрнең...

17 октябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә авыл җирлекләренең тугыз айлык эшчәнлегенә багышланган 25 нче форма киңәшмә үтте.
Быелның 9 аенда 156 сабый туган. Бу узган елның шул чорына караганда 72гә кимрәк. Үлүчеләр исә, киресенчә, арткан. Хисап чорында 345 кеше бакыйлыкка күчкән, узган елның шул чорына караганда 22гә күбрәк. Эш көчендәгеләрнең үлүе дә узган елга караганда өч кешегә күбрәк булып, 58не тәшкил итә. Аларга ныграк тукталсак, беренче урында - йөрәк-кан тамырлары авырулары, икенче урында - яман шеш авырулары, өченче урында юл-транспорт һәлакәтеннән үлүчеләр тора. Шунысы куандыра: районда гомер озынлыгы әкренләп артуга таба. Быелның тугыз аенда ул ир-атларда - 68,4, ә хатын-кызларда 79 яшьне тәшкил иткән.
Гомер озынлыгының берникадәр артуы, бәлки, кешеләрнең үз сәламәтлекләренә игътибарларын арттыруга да бәйледер. Әмма маммография, флюорография, өстәмә диспансерлаштыру үтүгә бармак аша караучылар да юк түгел. Айдар Хәев китергән саннарга күз салсак, агымдагы елда 2224 кеше маммография үтәргә тиеш булса, әлегә шуларның 1754е генә әлеге тикшерүне узган. Флюорографияне 14583 кеше узарга тиеш булып, әлегә 10637 кеше генә аны узган. Өстәмә диспансерлаштыру узу планы да бу чорга нибары 75.6 процентка гына үтәлгән булып тора.
- Фельдшер-акушерлык пунктларында эшләүче шәфкать туташлары, сез үз җирлекләрегездәге халыкның бу тикшерүләрне үтүенә ирешергә тиешсез. Чөнки күпчелек авырулар нәкъ шушы тикшерүләр вакытында ачыклана. Башлангыч чорында беленгән авыруны дәвалап була, - дип мөрәҗәгать итте Фаил Камаев залда утырган фельдшерларга. - Гомум гамәли табиблары, сез дә үз участокларыгыздагы халыкны бу тикшерүләргә китертергә тиешсез. Авыл җирлекләре башлыклары, сез дә табибларга бу юнәлештә ярдәм итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев