Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Быел картлык буенча иминият пенсияләре 13,7 мең сумга кадәр үсәчәк

Эшләүчеләргә булган кебек эшләмәүче пенсионерларга да социаль пенсияләр 1 апрельдән 1,5 процентка индексацияләнәчәк. 2017 елда картлык буенча уртача еллык иминият пенсияләре 13,7 мең сумга кадәр үсәчәк. Бу хакта Мәскәүдә узган Россия Пенсия фонды идарәсе утырышында әйтелде. "2017 елда эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләре 5,8 процентка арта: 1 февральдән - 5,4 процентка...

Эшләүчеләргә булган кебек эшләмәүче пенсионерларга да социаль пенсияләр 1 апрельдән 1,5 процентка индексацияләнәчәк.
2017 елда картлык буенча уртача еллык иминият пенсияләре 13,7 мең сумга кадәр үсәчәк. Бу хакта Мәскәүдә узган Россия Пенсия фонды идарәсе утырышында әйтелде.
"2017 елда эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләре 5,8 процентка арта: 1 февральдән - 5,4 процентка һәм 1 апрельдән 0,38 процентка. Нәтиҗәдә, картлык буенча уртача еллык иминият пенсияләре 13 мең 655 сум яки пенсионерның яшәү минимумына карата 159,9 процентны тәшкил итәчәк", - дип белдергән Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов. Ул ел башында түләнгән бер тапкыр бирелә торган 5 мең сумны исәпкә алганда, картлык буенча пенсия күләме 2017 елда 14 072 сум булачагын билгеләп үткән.
Эшләүчеләргә булган кебек эшләмәүче пенсионерларга да социаль пенсияләр 1 апрельдән 1,5 процентка индексацияләнәчәк. Нәтиҗәдә, андый пенсиянең уртача күләме 8 742 сум яисә пенсионерның яшәү минимумына карата 102,4 процентны тәшкил итәчәк. Бер тапкыр бирелә торган 5 мең сумны исәпкә алганда, социаль пенсия күләме 9 159 сум булачак.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/28/137551/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев