Актаныш

БӘЙРӘМ ДӘВАМ ИТӘ: Ә сез 8 сентябрьдә үтәчәк Сабантуйда катнашасызмы?

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов катнашачак.

 Агымдагы елның 8 сентябрендә Казахстанның Уральск шәһәре Беренче Президент мәйданында Сабан туе уздырыла. 

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов  катнашачак. Татарстан Республикасыннан килгән дәрәҗәле кунакларны Көнбатыш-Казахстан өлкәсе акимы Кульгинов Алтай Сейдирович озатып йөрер дип көтелә.

Әлеге мәртәбәле чарада безнең райондашларыбыз да катнаша. Хәзерге вакытта Актаныш районының мәдәният һәм спорт бүлекләреннән – 42, “Агыйдел”  дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективыннан 35 сәнгатькәр Уральскийда Сабантуйга әзерлек эшләре алып бара. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: