Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәйрәм күрке – яңа мәчет

Корбан гаете алдыннан Мәскәү шәһәрендә Европада иң зур мәчетләрнең берсе - 10 мең кешегә исәпләнгән Җәмигъ мәчете ачылды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Районыбызда да, Корбан гаетен күркәмләп, 26 сентябрь көнне Тыңламас авылында "Рамазан" мәчете ачылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар өчен дә бу искиткеч зур шатлык иде. Чөнки...

Корбан гаете алдыннан Мәскәү шәһәрендә Европада иң зур мәчетләрнең берсе - 10 мең кешегә исәпләнгән Җәмигъ мәчете ачылды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Районыбызда да, Корбан гаетен күркәмләп, 26 сентябрь көнне Тыңламас авылында "Рамазан" мәчете ачылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар өчен дә бу искиткеч зур шатлык иде. Чөнки революциягә кадәр авылда ике мәчет булып, бүгенге көндә авыл халкының гыйбадәт кылу урыны юк иде.
"Бисмилла" дип башлангангамы, теләк зур булгангамы, мәчет бер ел эчендә диярлек төзелеп бетте. 2014 елның 14 апрелендә Һидая Насретдинова беренче булып 1000 сум акча салган иде, кул арты җиңел булды - 15 ай эчендә Тыңламас авылы халкы мәчетле булды.
Халыктан 425 мең 175 сум акча җыелган. Мәчет салуда үзләренең саллы өлешләрен керткән оешмалар: ҖЧҖ "Нива", "Актаныш" агрофирмасы, Агрегат заводы, МНКТ, УЭНКВ, ИП "Мосабиров".
Төзелеш барышында күп тапкыр өмәләр оештырылды, бу өмәләрдә Тыңламас, Кәзкәй авылы халкы бик актив булды.
Күркәм тантанада район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, район Советы башлыгы урынбасары Илфак Бариев катнашты.
Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Мәхтүмҗан Хөрмәев мәчет төзүдә ярдәмләшкән һәркемгә рәхмәтен белдерде.
- Мәчетебезне төзүдә үз өлешләрен керткән, төзүдә катнашкан, ярдәм иткән барлык кешеләргә дә Кәзкәй авыл җирлеге Советы һәм Тыңламас авылы халкы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез, - дип, ачылу тантанасында сайлап куелган мәчет эшләрен вакытлыча алып баручы Илфас Хәсәновка хезмәтендә уңышлар теләп, түбәтәй кидерде ул.
Авыл халкы да, мәчетебез авылыбызга хезмәт итсен, иман байлыгыбыз артсын дигән теләктә. Илгизә Саматова, Һидая Насретдинова да мәчеттә дин гыйлемен балаларга өйрәтергә теләкләре барлыгын әйттеләр. Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев